Логотип Магариф уку
Цитата:

Гран-при иясе биш йөз мең сум акча алачак

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Наше время — Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә.Ел саен үткәрелеп килүче фе...

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Наше время — Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә.
Ел саен үткәрелеп килүче фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән, ди оештыручылар. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.
Фестивальдә катнашучыларның яшь саны – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (командалар составында — 45 кә тикле).
Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым башкаручылар җибәрә ала. Катнашучыларны «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» һәм «предприятиенең Визитка-презентациясе» (визитканы Казанда суперфиналга узган командалар гына әзерли) кебек номинацияләр көтә. Фестиваль, гадәттәгечә, зона этапларыннан башлана. Алар 8-9 октябрьдә – Әлмәттә, 15 –16 октябрьдә Түбән Камада, 22–23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.
Зона этапларын уңышлы узган командалар 12 –13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында ярышачак.
Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Анда Гран-при иясе булган командага ТР Президентының традицион күчмә кубогын һәм 500 мең сумлык акчалата премияне тапшырачаклар. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ