Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике геройлы Салагыш мәктәбе

Салагыш мәктәбендә көн ничек башлана дип сорасалар, уңышларны барлаудан дияргә булыр иде. Укытучыларны сөендерердәй яхшы хәбәрләр гел килеп тора анда. Әле кайчан гына Мәскәү шәһәрендә уздырылган «Наци...

Салагыш мәктәбендә көн ничек башлана дип сорасалар, уңышларны барлаудан дияргә булыр иде. Укытучыларны сөендерердәй яхшы хәбәрләр гел килеп тора анда. Әле кайчан гына Мәскәү шәһәрендә уздырылган «Национальное достояние России» Бөтенроссия конкурсында катнашып, I урынны яулаган элеккеге укучылары Фирая Булатова өчен сөенгәннәр иде. Фирая Булатова, Илгизә Минехуҗинаның Алмания, Төркия, Америкада стажировка үтүләре дә мәктәптә уртага салып сөйләшерлек вакыйгалар булган. Салагыш егете Марс Тукаев белән дә горурланырлыклары бар. Истанбул университетын тәмамлап, Әнкара университетында аспирантура үткән һәм Гази университетында укыткан якташлары ул аларның. Хәзер исә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары буларак, татар дөньясын киңәйтү һәм берләштерү өчен көч куя.

 Ике Геройлы мәктәп
Саный китсәң, әлеге мәктәпне тәмамлагач, фәннең төрле өлкәләрендә эшләп, исемнәрен республикага таныткан галимнәре генә дә дистәдән артып китә икән: Фоат Хәбибуллин, Алмазия Нуриева, Вәсимә Хәкимова, Габделхак Әминов, Әнвәр Тукаев, Әхкиям Садыйков, Маһирә Максудова, Рәис Хисамбиев, Рифкать Гайнуллин, Равил Хәбибуллин, Мөсәвир Гыйззәтуллин, Илфәр Гыйльметдинов, Салих Мөхәммәдиев...  Араларында фән кандидатлары да, докторлары да бар. Ә менә элегрәк пьесалары төрле театрлар сәхнәсендә куелган драматург Юныс Әминов, Татарстан радиосының «алтын» тавышларыннан берсе Эльс Гаделевне республиканың өлкән буын вәкилләреннән белмәүчеләр юктыр.
Татар телендә укытучы Салагыш гомуми урта белем мәктәбе директоры уку йортының горурлыгы булган әлеге исемнәрне искә төшереп үткәннән соң, Ильсон Рәфыйк улы Рәшитов безне 1918–1919 елларда-
гы гражданнар сугышының фаҗигале вакыйгаларын искәртеп торучы һәйкәл янына алып китте. Бу очраклы түгел инде. Аклар һәм кызыллар терроры алышынып торган чорда корбан булучыларның берсе – Рыс авылы егете, укытучы Шәрифҗан Шәрипов. Һәйкәлгә аның да исеме уелган. Һәйкәлнең әйләнә-тирәсенә чыршылар утыртканнар. Бу тирәне мәктәп укучылары гел карап, чистартып, тәртиптә тоталар икән.
Салагыш мәктәбе кебек, педагогларының гыйбрәтле һәм героик язмышлары белән горурланырлык мәктәпләр республикада да күп түгел. Ике Советлар Союзы Героеның исеме турыдан-туры шушы уку йорты белән бәйле. Гали Шәмсетдинов, Чистай ягыннан килеп, 1937–1939 елларда Салагыш мәктәбендә директор булган һәм балаларга математикадан белем биргән. Геройларның икенчесе – Рыс авылы егете Рифкать Гайнуллин. Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, I, II, III дәрәҗәдәге Дан орденнары белән бүләкләнгән бу азамат ир шулай ук сугышка кадәр Салагыш мәктәбендә эшләгән булган. Бу мәктәптән яу кырына киткән 21 ир-егетнең 9 ы туган якларга кире әйләнеп кайта алмаган. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек барышында игълан ителгән Бөтенроссия «Герой исемен мәктәпкә» проектын тормышка ашыруда яшь салагышлылар актив эшчәнлек җәелдергәннәр. Сугышта катнашкан авылдашларының 600 дән артык фотосурәтен җыеп, соңыннан шулар нигезендә видеоролик эшләнгән.
Йөзьеллык дәрәҗә
Йөзьеллык тарихны эченә алган музейлар белән дә мактанырлыклары бар Салагыш мәктәбендә. «Музейның бурычы – хәтер саклау гына түгел, яшь буында туган якка мәхәббәт, авыл тарихына карата кызыксыну уяту да», – дип билгеләп үтте директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Мөхтәр кызы Әхмәтҗанова. Музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдиновага безне монда тупланган 2000 нән артык экспонат белән өстән-өстән генә таныштырып чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булды. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Исламовның тырышлыгы белән ачылган булган. Экспозициянең күп өлешен «Әдәби туган як» бүлеге алып тора. Анда драматург Юныс Әминов шәхесенә шактый урын бирелгән: китаплары, балалары ясатып бүләк иткән портреты, язу машинкасы куелган. Монда, Салагыш мәдәният йорты каршында эшләп, 1978 елны Халык җыр һәм бию ансамбле исеме алган җыр һәм бию коллективы турында да мәгълүмат алырга була. Фән эшлеклеләре үстерү белән генә түгел, әдипләре, баянчылары, курайчылары җырчы-биючеләре белән дә мактанырлыгы бар икән Салагышның.
Мәктәпнең үз тарихы да шактый бай. 400 еллык Салагыш авылында белем учагы революциягә кадәр үк эшләп килгән. Язучы Юныс Әминовның бабасы – үз заманының алдынгы карашлы эшмәкәре Зариф Садыйков – 1910 елда үз хисабына мәктәп салдырган. Ерактан чакыртылган мөгаллимнәргә яшәргә үз йортыннан урын биреп, чыгымнарын да үз өстенә алган. Мәктәпне Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган бик укымышлы Юныс Нариман улы Вәлидов җитәкләгән. Әлеге уку йорты «Русско-татарское земское училище» дип йөртелгән. Анда төшкә кадәр рус телендә, ә төштән соң ана телендә укытканнар һәм дин сабаклары биргәннәр. Юныс Вәлидовның 1920–1924 елларда авыл хуҗалыгы министры булып эшләве дә мәгълүм. Шуннан чыгып та, Салагыш мәктәбенең ул чактагы дәрәҗәсен чамаларга була.
Замана шаукымына бирешмичә
1975 елда 380 укучыга исәпләнеп ачылган мәктәптә хәзерге вакытта 67 бала белем ала. Шуларның 31 е – башлангычта, 33 е – урта сыйныфларда, 4 есе югары сыйныфта укый. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 10 бала килү, мәктәпкәчә төркемдә 7 бала йөрү педагогларда мәктәпнең киләчәктәге язмышына ышаныч уята. Моннан тыш, Салагыш урта мәктәбенең филиаллары саналучы Яморза һәм Уразай башлангыч мәктәпләреннән дә укучылар килүгә өметләре бар.
– Безнең мәктәптә укучылар яңа белем тупласын, кызыксынып укысын өчен, бөтен шартлар бар. Аларга югары квалификацияле 21 педагог белем бирә, – дип сөйли укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәсилә Зәкәрия кызы Халматова. – Узган уку елында өч укучыбыз гомуми урта мәктәп курсын тәмамлап, кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Шуларның 2 се – Алинә Хисамова, Айгөл Мөхәммәдиева – мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Рузилә Вахитованың да аттестатында 4–5 билгеләре генә иде. Бүгенге көндә Алинә – Ижевск медицина академиясендә, Айгөл – Казан федераль университетының икътисад-финанс институтында, Рузилә – Казан медицина колледжының фармацевтика бүлегендә укыйлар.
Укучыларның, БДИдан куркып, югары сыйныфта укырга калмыйча, төрле көллият һәм училищеларга таралуы беркемгә дә сер түгел. Бу, күрәсең, Салагыш мәктәбен дә әйләнеп узмаган. Хәзер гомуми урта мәктәптә үз-үзенә ышанычлары зур булганнар гына кала. Шуңа күрә педагогик коллективлар, югары сыйныфта күбрәк бала укыту өчен түгел, булган укучыларын медаль белән чыгарып җибәрү өчен ярышалар.
Әйтүләренә караганда, бу мәсьәләдә бигрәк тә Ильсон Рәшитов җитәкләгән Салагыш мәктәбе белән аның җәмәгате Фәния Рәшитова директорлык иткән Кадыбаш мәктәбе арасында көндәшлек зур икән.
– Сабантуйларында ничек ярышсалар, бу ике мәктәп шулай үзара сыйфат өчен ярыша. Икесендә дә – аякта нык басып торучы тотрыклы коллектив, – дип, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдиновна, әллә чынлап, әллә шаяртып, төрттереп тә алды.
Укучыларның коронавирус шартларында имтиханнарны югары балларга тапшыруы, аларның үз тырышлыкларына гына түгел, педагоглар хезмәтенә дә бәйле булуын беркем дә инкяр итми. Ел саен медальгә дәгъва итәрлек укучылар булуы – математикадан Флүрә Ясәвиева, тарих һәм җәмгыять белеменнән Эльвира Ясәвиева, биология һәм химиядән Фәнисә Солтанова, рус теле, рус әдәбиятыннан Эльза Миндибаеваның бөтен тырышлыкларын салып укыту нәтиҗәсе дә ул. Дистанцион укыту чорында укытучылар үз эшләрендә техник җиһазларны һәм электрон белем бирү мөмкинлекләрен генә түгел, Интернет челтәрендә урнаштырылган ресурсларны да киң кулланганнар. 9–11 нче сыйныф укучылары өчен Zoom, WhatsApp кушымталары аша oнлайн-дәресләр дә, консультацияләр дә үткәрелгән.
Гадәттә, район үзәгеннән читтә урнашкан авыллар педагоглар җитмәүдән зарланучан була торганнар иде. Укытучыларның әйтүенә караганда, әлеге проблема мәктәп һәм роно җитәкчелегенең кадрлар белән тәэмин итүдә максатчан эшләве нәтиҗәсендә, соңгы ике-өч ел эчендә инде үзен сиздерми башлаган. Дистә елдан артык 5–11 нче сыйныфларда «чит телне (инглиз телен)» 37 ел педагогик стажы булган югары квалификацияле укытучы Савина Татьяна Николаевна алып бара икән. Чит илләргә стажировкаларга йөрүчеләр дә аның укучылары булып чыкты.
Мәктәптә биш юнәлештә методик эш белән җитәкчелек итүче (табигый-математик цикл буенча Л. Г. Фәрхушина; башлангычларда Ф. Б. Нуриева; гуманитар юнәлештә В.Р. Гыйззәтуллина; сыйныф җитәкчеләре буенча Э. Д. Ясәвиева) методик совет эшчәнлегеннән дә канәгать укытучылар.
–Коллектив бик көчле безнең, – дигәнне директор авызыннан кат-кат ишеттек без ул көнне. – Киләчәктә ветеран укытучылар истәлегенә һәйкәл куярга да ниятләп торабыз әле, – дип, планнары белән дә уртак-
лашты Ильсон Рәфыйкович.
Укытучыларга хөрмәт күрсәтү дигәндә, без аны мәктәп бусагасын атлап керүгә үк сиздек. «Мәктәбем» дип әйткән чакта, «Укытучым» дип йөрәк дәшә, диләр биредә. Дивар буйлап тезелеп киткән фотолардан һәркем үзенә таныш йөзләрне барлый торгандыр. Ә стендта укыту-тәрбия процессында катнашучыларның барысы да урын алган! Арырак янә бер стенд: анда – лаеклы ялдагы укытучы-остазлар. Аларга бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр, котлаулар җибәреп, хәлләрен белешеп торалар. Вафат булганнарның каберләрен зиярәт кылу кебек игелекле гамәл дә хас салагышлыларга. Тагын шунысына сокландык: бу мәктәптә һәр иртә спорт гимнастикасыннан башлана икән. Ул юнәлештәге уңышлары хәзердән үк күренә башлаган. Роза Исмәгыйлеваның башлангыч сыйныф укучыларыннан торган командасы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район спартакиадасында I урын яулаган.
... Шулай итеп, Казаннан 365 км ераклыкта урнашкан Салагыш мәктәбендә көн сизелми дә үтеп китте. Күңел җыр-моң белән тулды. Кама буйларындагы матурлыкка хозурланганнан соң, шагыйрь Мостафа Ногман да шундый юллар иҗат иткән бит:
Йөрәгемдә алып китәм
Сине, Салагыш җире!
Чәчәкле болыннарыңа
Кайтып килермен кире...
Композитор Рөстәм Яхин көй язгач, ул безнең күңелләргә «Салагыш болыннары» җыры булып килеп керде. Сагындыра торган җир ул – Салагыш. Моннан биш ел элек хәтта Япониядә гомер итүче Нәҗметдин Мөхитнең улы Тәмимдарның оныклары, шунда кайтып, ата-бабаларының туган туфрагына баш органнар. Тәмимдар хаҗи үзе исә ата-бабасының кендек каны тамган Салагышта мәчет салдырган. Бүген авылның үзәк урамнарының берсендәге әлеге Аллаһ йорты Нәҗметдин мәчете исемен йөртә.
 
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин шул якта туып шунда усуем Салагыш авылы мэктэбендэ белем алуым белэн горурланам,. Бай тари хлы Салагыш урта белемле мэктэпкэ килэчэктэдэ ак юллар телим Автор: Ринат

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ