Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам абый – «укытучым»

Халкыбызның яраткан улы, мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров белән горурланмаган кеше юктыр, мөгаен. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау мане...

Халкыбызның яраткан улы, мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам ага Шакиров белән горурланмаган кеше юктыр, мөгаен. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы булгангамы, ул башкарган җырлар мәңгелек: аларда көй-моң гына түгел, безнең үткәнебез, киләчәгебез, тарихыбыз бар.
  
Әйтик, «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Кара урман», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» һәм шулай ук үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) җырларын аның башкаруында бер мәртәбә, бары тик бер тапкыр тыңлау җитә, һәм әлеге көй синең күңелеңдә мәңгегә уелып кала. Һәм үзең дә сизмәстән кушылып җырлыйсың, нәрсә белән мәшгуль булуыңа да карамастан көне буе шуны көйлисең.

Татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңына, үзенә генә хас булган кабатланмас тавышына, гүзәл авазына гашыйк булмаган кеше юктыр, мөгаен. Дөресен әйтим: мин үзем дә – нәкъ шундыйларның берсе. Илһам абый – «укытучым»: аның үрнәгендә җырларга өйрәндем. Иманым камил: минем кебекләр аз түгелдер. Җыр күңелне үстерә, җилкетә, кызыксынуны арттыра, шатландыра. Ә шатлык хисе матурлыкны күрү, тою, аңлау нигезен тудыра.

Халкыбызның матурлык төшенчәсе гаҗәеп киңкырлы бит ул. Туган телебезнең байлыгы, аһәңле яңгырашы, сөйләү рәвеше, көйләгән җырлары, мәкаль һәм әйтемнәре – боланың барысы да киләчәк буыннарыбыз өчен матурлык үрнәкләре. Болар халык җырчысы – Илһам абыйның иҗатына тәңгәл килә. Исән булган булса, аңа бүген 88 яшь булыр иде. Хәер, ул – һәрчак безнең күңелдә, андыйлар безне ташлап китмиләр. Җырланган һәр җыры, һәр көе халкымның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап торачак. Яшьләребезгә туган татар халкының бай музыкаль мирасын тапшыруда һәрчак төп чыганак булачак.

Рөстәм ГАНИЕВ,


Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли шура вәкиле, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ