Киләсе елдан Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ике телле биология, химия, физика укытучыларын да әзерли башларга мөмкин. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
«Бүгенге көндә без югары мәктәбебезнең юл картасын эшләү белән мәшгуль. Һичшиксез, юл картасын эшләгәндә без Мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булачакбыз. Һәм бүгенге көндә шулай эшлибез дә. Безгә бирелгән мәгълүматларга таянып шуны әйтә алабыз: киләсе елга республика Хөкүмәте әлеге программа буенча математика һәм физика, математкиа һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр укытучыларына заказ бирергә җыена», — диде Рәдиф Рифкать улы.
Г. Тукай исемендәге югары мәктәп 1 ноябрьдән эшли башлаячак. Инде быел биредә 125 студент белем ала.