Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп бәйрәмнәре» җыентыгы әзер. Укыгыз!

Почтабызга бәйге шартлары буенча төзелгән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар, уен-викториналар – барлыгы ике йөздән артык эш килде. Конкурс эшләрен бәяләү өчен...

Почтабызга бәйге шартлары буенча төзелгән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләре, сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар, уен-викториналар – барлыгы ике йөздән артык эш килде. Конкурс эшләрен бәяләү өчен билгеләнгән комиссия тарафыннан һәр җибәрелгән эш җентекләп укылды, өйрәнелде, антиплагиат программасы аша махсус тикшерелде. Бәйгегә килгән сценарийларның эчтәлегенә, формасына, оригинальлегенә карап, жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларын «Мәктәп бәйрәмнәре» дигән җыентыкка бастыру өчен сайлап алды. Җыентыкка керми калган эшләр дә уңышлы булып, сценарий форматына туры килмәү сәбәпле, аларны «Мәгариф» һәм «Мәгариф. Татар теле» журналларында бастыру мөмкинлеге каралачак.


«Мәктәп бәйрәмнәре» җыентыгын биредә карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, миңа бик ошады. Җыентыктагы сыйныфтан тыш чаралар өчен сценарийлар һәм уен-викториналарны эшемдә кулланырга тырышырмын. Автор: Гульнара Мухаметзянова

    • аватар Без имени

      0

      0

      Җыентык китап булып та басылып чыгачак микән? Автор: Раушания Нигматуллина

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ