Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң серле татар белән очрашу

«Татар-Информ»  мәгълүмат агентлыгының брефинглар залында каләм әһелләре бу юлы дөньяда иң уникаль, бердәм, гомумгаскәри  «Пароль» дәүләт радиолокацион тану системасын («үзеңнеке -читнеке» –...

«Татар-Информ»  мәгълүмат агентлыгының брефинглар залында каләм әһелләре бу юлы дөньяда иң уникаль, бердәм, гомумгаскәри  «Пароль» дәүләт радиолокацион тану системасын («үзеңнеке -читнеке» – «свой-чужой») төзегән, илебезнең саклану сәләтенә  һәм илкүләм иминлегенә гаять зур өлеш керткән күренекле конструктор Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюков белән очрашты. Милләтебезнең асыл улына багышланган әлеге күрешү  «Үзеңнеке – читнеке» системасының генераль конструкторы Илдус Шәйхелислам улы Мостюков” дип аталган китап чыгу уңаеннан махсус оештырылган булып чыкты. Китапны тәкъдир итү мәҗлесенә аның каһарманы белән бергә,  китапны проектлауда зур олеш керткән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев, проект менеджеры Сергей Абдуллин, Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева,  Татарстан Иҗтимагый Палата советы әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова да килгән иде.
Аларның хезмәт каһарманы турындагы әңгәмәләреннән һәммә тыңлаучы үзенә байтак кызыклы мәгълүмат туплагандыр.
Илдус Мостюков – ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, техник фәннәр кандидаты. РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.  Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм “свой-чужой”  дәүләти  тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры. Илдус Мостюков радиоэлектрон  тану системалары  теориясе һәм практикасына зур өлеш кертә. Хәзер дә “Радио электроника “  буенча  фәнни эш белән шөгыльләнүен дәвам итә. “Татарстан Геройлары” иҗтимагый  оешмасының  оештыручысы һәм рәисе ТР Иҗтимагый Палатасы советы әгъзасы булып тора.
Әлеге китап Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан  “Татарстанның горурлыгы “ сериясеннән чыккан икенче китап. Аның беренчесе Горбунов исемендәге Казан авиация заводы генераль директоры, шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Виталий Копылов турында иде.
                                                                         Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ