Иртәгә Казанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты узачак
1 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узачак. Ярышларны «Электроника» һәм «Сервис роботларын эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча үтк...
1 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узачак.
Ярышларны «Электроника» һәм «Сервис роботларын эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча үткәрү планлаштырыла.Чемпионатта Казан радиомеханика көллияте, КНИТУ-Казан технология көллияте һәм Яр Чаллы шәһәренең 5 нче балалар техник иҗат үзәгеннән иң сәләтле студентлар үз компетенцияләрендә иң яхшы исем өчен көч сынашачак.
Катнашучыларга өч көн дәвамында «Электроник» компетенциясе буенча эшләнмәләрне аппаратлар белән тәэмин итү, программалаштыру һәм электрон приборларны төзекләндерү осталыкларын күрсәтергә кирәк булачак. «Сервис роботларын эксплуатацияләү» компетенциясен сайлаган яшьләрне шулай ук катлаулы биремнәр көтә. Әйтик, робот техникасын кабул итү, кулланышка кертү, программалаштыру, диагностика, җитешсезлекләрне бетерү.
Конкурсантлар өчен көрәш мәйданчыкларында барлык шартлар да бар, көллият заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуны да искәртеп узарга кирәк: Казан радиомеханика көллияте 2014 елдан ук WorldSkills чемпионатын уздыруда, яңа буын эшче һәм белгечләр әзерләүдә үзенең зур өлешен кертә.

Комментарийлар