Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Чүриле мәктәбе укучылары Тукайны яттан белә

 Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрык поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларын...

 

Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрык поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул – татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәргән, милли әдәби поэтик телне тудырган, рус классикасын үз теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант. Инде менә шагыйрьнең арабыздан киткәненә гасырдан артса да, шигърияте халкыбыз күңелендә яши, якты уй-фикерләргә, иҗатка рухландыра. Тукай иҗатын яшь буын бигрәк тә үз итә. Моның шулай икәнлеген Арча районының рус мәктәбе саналган Иске Чүриле авылы укучылары мисалында да ачык тоемларга була. Чөнки аларның остазлары – чирек гасыр гомерен балаларга татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы апалары, «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы–2021» Бөтенроссия конкурсында призёр булып танылган Ләйсән Фоат кызы Вәлиева үзе – чын мәгънәсендә Тукайчы. Үзенең бу сәләтен укучыларында да сеңдерә, төшендерә алган бәхетле мөгаллимә ул. Аның шулай икәнлеген укучыларының чыгышыннан үзегез үк чамалый алырсыз.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ