Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге эсседә ничек тукланырга?

Җәйге эссе көннәрдә күпләр ничек сусауны басарга, нинди азык-төлек кулланырга кебек сораулар белән баш вата. Чөнки кешенең үзен ничек хис итүе күп очракта ашаган ризыгына бәйле. Җәйге челләдә кулланыл...

Җәйге эссе көннәрдә күпләр ничек сусауны басарга, нинди азык-төлек кулланырга кебек сораулар белән баш вата. Чөнки кешенең үзен ничек хис итүе күп очракта ашаган ризыгына бәйле. Җәйге челләдә кулланыла торган ризык һәм эчемлекләр сусау һәм тамак ачуны гына басып калмыйча, минераллар һәм витаминнарга да бай булырга тиеш. Кирәгеннән күбрәк ашарга яки аз калорияле ризыклар кулланырга киңәш ителми.


WhatsApp Image 2018-08-03 at 10.14.01 (1)


Кызы көнннәрдә ит ризыкларынан баш тартырга кирәк. Диетологлар аны балык яки диңгез продуктлары белән алыштырырга киңәш итә. Итсез тора алмаган кешеләр кыздырылган ит урынына тавык, майлы булмаган сарык ите куллана алалар. Витаминнарга, микроэлементларга бай яшел үлән, кәбестә, кыярдан ясалган яшелчә салатлары мондый көннәрдә алыштыргысыз ризык булып тора.


Җәй көне күп итеп су эчәргә һәм яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Кавын, карбыз, кабак, кыяр, помидорлар мондый көннәрдә бигрәк тә файдалы. Әлеге продуктлар тир белән бергә бүленеп чыккан минералларны һәм суны алмаштыра, алар составында булган антиоксидантлар кояш сугудан саклый.


Эчәр өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән яңа сыгылган соклар, җиләкләрдән ясалган морслар, компот, куас кулланырга мөмкин. Мондый көннәрдә сәламәтлеккә зыян китерә торган алкоголь кулланмаска киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ