Логотип Магариф уку
Цитата:

Ташкабактан аджика ясау ысулы

Аджика өчен: 3 кг ташкабак, 1,5 кг помидор, 500 грамм кишер, 500 грамм татлы борыч, 5 тырнак сарымсак, 2,5 аш кашыгы төелгән кызыл борыч, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм үсемлек мае.П...

Аджика өчен: 3 кг ташкабак, 1,5 кг помидор, 500 грамм кишер, 500 грамм татлы борыч, 5 тырнак сарымсак, 2,5 аш кашыгы төелгән кызыл борыч, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм үсемлек мае.
Помидор, ташкабак, татлы борыч, кишер һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга. Барысын бергә болгатырга, шикәр комы, тоз, май өстәргә.
Бу катнашманы сүрән утта 40 минут чамасы болгата-болгата пешерергә. Аннары кызыл борыч салырга һәм тагын 10 минут пешерергә.
Әзер аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп, берәр нәрсә белән төреп куярга. 
Чыганак: Интертат. ру

Фото: pixaday

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ