Камал театры «Укытучылар декадасы» оештыра

Бөтендөнья Укытучылар көне алдыннан Камал театры «Укытучылар декадасы» оештырды.

Декада чаралары арасында — «Шәрык клубы» татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексы белән танышу экскурсияләре уза. 6 октябрь көнне яңа комплекста кунак булган барлык укытучыларны да тагын бер искиткеч бүләк көтә – И.Зәйниевның «Бию Пәрие» спектакленә чакыру билетлары. Декада 6 октябрьгә кадәр алдан килешү буенча бушлай уза.

Гаризалар +7 843 200-12-37 телефоны буенча яки электрон почта аша кабул ителә: [email protected]

Декаданың рәсми партнерлары-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Ядран» компанияләр төркеме һәм «Энергостроитель».

Чыганак: Камал театры

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.