Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникул ул шундый булсын

Балалар җәйге каникулларының  иң соңгы, «иң тәмле» август аена да аяк бастылар. Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара. Шуңадырмы, Балтач балалары җәйнең соңгы аен файдалы итеп үткәреп калы...

Балалар җәйге каникулларының  иң соңгы, «иң тәмле» август аена да аяк бастылар. Яңа уку елына санаулы көннәр генә калып бара. Шуңадырмы, Балтач балалары җәйнең соңгы аен файдалы итеп үткәреп калырга тырышалар. Әйтик, шушы көннәрдә Шубан авылы китапханәсендә балалар арасында тизлеккә китап уку ярышы үткән. Катнашучы балалар 1 минут дәвамында кычкырып һәм тиз итеп әдәби әсәрдән өзек укыганнар. Китапханә хезмәткәрләре белдергәнчә, мондый чара балаларда китап укуга карата кызыксыну арттырырга, балалар арасында уку шөгылен популярлаштырырга ярдәм итә. Моннан тыш, балалар диктант язганнар, математикадан мисаллар чишкәннәр, рәсемнәр ясаганнар.
«Хезмәт» газетасы хәбәр иткәнчә, «Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Пор-Көтәш авылында 7 бала өчен ишегалды уеннары уздырганнар. Чарада  балалар белән янгын куркынычсызлыгы, су янында һәм таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне дөрес тоту, саклык турында профилактик әңгәмә үткәрелгән. Балаларга белешмәлекләр һәм буклетлар өләшкәннәр, «Балык тоту», «Кегли», «Төсле прищепкалар» уеннары оештырганнар. Кызыклы чарадан һәр бала өенә бүләк белән кайтып киткән.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ