Логотип Магариф уку
Цитата:

Кавыннан кайнатма ясау рецепты

Кавыннан кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.Кайнатма ясау өчен 800 г кавын, 1 лимон, 400 г шикәр комы кирәк булачак.Кавынны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга.Кавынга шикәр...

Кавыннан кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма ясау өчен 800 г кавын, 1 лимон, 400 г шикәр комы кирәк булачак.
Кавынны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга.
Кавынга шикәр комы сибәргә, 3-4 сәгатькә йә бер төнгә караңгы урында калдырырга.
Шуннан соң әлеге массаны плитәгә куеп, кайнатырга, кайнап чыккач 5 минут сүрән утта тотарга.
Аннары суытырга кирәк. 5 сәгать узгач, лимон согы һәм угычтан чыгарылган кабыкны өстәп, янә 5 минут кайнатырга, кайнап чыккач 5 сәгать көтәргә.
Өченче тапкыр нәкъ шулай кайнатып чыгаргач кайнатма әзер була. 
Чыганак: Интертат. ру

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ