Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда да игелек кыла

Кичә Казанда «Ел җитәкчесе -2019» республика иҗтимагый бәйгесенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Мондый бәхетле мизгелләрне тату конкурс бәйгесенең номинацияләрендә каралган, үз эшчәнлекләре б...

Кичә Казанда «Ел җитәкчесе -2019» республика иҗтимагый бәйгесенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Мондый бәхетле мизгелләрне тату конкурс бәйгесенең номинацияләрендә каралган, үз эшчәнлекләре белән аеруча аерылып торган, коллективлары белән югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән һәм, шуның белән республиканың икътисадын үстерүгә күп көч куйган төрле тармак предприятиеләре  арасыннан сайлап алынган 16 җитәкчегә язган булып чыкты.
«Яңа ел алдыннан без, гадәттәгечә, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашабыз, «Ел җитәкчесе» бәйгесенә нәтиҗәләр ясыйбыз. Үтеп баручы ел республика өчен уңышлы булды, хезмәттә җиңүләргә китергән шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Фидакәр хезмәтләре өчен шушы залда утырган әлеге предприятие җитәкчеләренә, аларның предприятие коллективларына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде үзенең котлау чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул социаль-икътисади өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән аерым предприятиеләргә рәхмәт хатлары да тапшырды. Алар арасында Казанда 2019 елда «Вордскиллс» стандартларында һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм уздыруда күп өлеш керткән Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов җитәкчелегендәге «Реставратор» акцинерлык җәмгыяте дә бар.
«Реставратор» ҖЧҖ базар шартларында 6 елдан артык эшли. Компания Казандагы Михляев йорты, Алабуга дәүләт тарихи- архитектура һәм сәнгать муүзей-тыюлыгы кебек мәгълүм урыннарда эшләр башкаручы буларак танылды. 2018 елда «Реставратор» акционерлык җәмгыяте тарафыннан   ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Замандаш сәнгать галереясендә уздырылган реконструкцияне Р.Н. Миңнеханов та, «Глобаль төзелеш инженериясе» җитәкчеләре дә югары бәяләгән иде. Болардан кала, «Реставратор» республиканың җәмәгать эшчәнлегендә дә актив катнаша. «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучыларына Рөстәм Хәсәнов «Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фонды җитәкчесе буларак та яхшы таныш.

                                                                                Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ