Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кайгыртучан әни» конкурсына гаризалар кабул ителә

Казан Дәүләт автоинспекциясендә ел саен үткәрелә торган «Кайгыртучан әни» конкурсына гаризалар кабул ителә. Анда 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр катнаша ала.Конкурс яктылык кайтару элементла...

Казан Дәүләт автоинспекциясендә ел саен үткәрелә торган «Кайгыртучан әни» конкурсына гаризалар кабул ителә. Анда 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр катнаша ала.
Конкурс яктылык кайтару элементлары булган кием киюне пропагандалау максатыннан үткәрелә. Бу чара быел 27  ноябрьдә билгеләп үтелгән Әниләр көненә багышлана. Яктылык кайтару элементларын гармонияле кулланган, шулай ук оригиналь һәм катлаулы эшләр башкаручы әниләр җиңүче булачак, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
Конкурста катнашучыларга өске кием, аксессуарлар яки балалар өчен көнкүреш әйберләрен яктылык кайтаручы элементлар белән креатив итеп рәсмиләштерергә һәм аларны фотога төшерергә кирәк. Гаризалар 15  декабрьгә кадәр propagandaogai@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә яки +7(843)533-38-41 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ