Логотип Магариф уку
Цитата:

Казах даласының моң-сагышлары киндердә

Россиядә Казахстан Республикасы мәдәният атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узган чарада Казахстанның сәнгать осталары гына чыгыш ясап калмады, бер үк вакытта &nb...

Россиядә Казахстан Республикасы мәдәният атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узган чарада Казахстанның сәнгать осталары гына чыгыш ясап калмады, бер үк вакытта  казахларның рухи дөньясын киндердә чагылдырган эшләрдән тупланган бик үзенчәлекле күргәзмә дә эшләде фойеда. Тамашачыга күргәзмәне Алабуга шәһәренең сирәк тупланмалар галереясы җитәкчесе Камил Купаев тәкъдим итте.

«Бу эшләрне сез Казахстаннан ук алып килдегезме?» Тамашачылар тарафыннан  Камил Рамилевичка иң еш бирелгән сорау шул булгандыр, мөгаен.  Юк, Казахстаннан түгел. Киресенчә, казах рәссамнары үзләре  Алабугада уза торган  халыкара арт-симпозиумнарга килгәч эшләгән картиналар иде алар.
Белүебезчә, арт-симпозиум төрле елларда төрле темалар яссылыгында уза. Шуңа күрә  дә  биредә  тема төрлелеген абайлау кыен түгел. Җыеп кына әйткәндә, тарихи хәтер аһәңенә колак сала монда тамашачы. Казах халкының җанын, буыннан-буынга мирас булып килүче бишек җырлары, халык моңнары, милли йолалар, тормыш-көнкүрешенә йогынты ясаган, мөһим сәүдә юлы ролен үтәгән Бөек Ефәк юлы да чагылыш тапкан аларда.

Камил МУЛЛШЕВ. «Бишек җыры». «Дала алиһәсе».



Нурлан КИЛИБАЕВ.  «Бәхет».



Радина БАТПЕНОВА. «Әже» («Әби»).



Радина БАТПЕНОВА. «Калындык».



Александр ТРОФИМОВ. «Шалтыравык ни турында сөйли?»



Радина БАТПЕНОВА. «Ефәк кыз».



Александр ТРОФИМОВ. «Күктәге йолдызым».


Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ