Казан актёрлары Кремльнең Гавами урыннары ишегалдында әкиятләр укыячак

Бәйрәм көннәрендә шәһәрлеләр актёрлар тарафыннан хәйләкәр һәм кыю утынчы, Морозко һәм Камыр батыр турында хикәяләр ишетә алачак.

Очрашулар 5, 6, 7 һәм 14 гыйнварда, 12:00 сәгатьтә узачак. Артистлар кунакларны ишегалды сәхнәсендә көтеп алачак, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яңа ел чаралары сериясе гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Программага музыкаль кичәләр, Казан актёрларыннан әкиятләр уку, спектакльләр күрсәтү кертелгән. 

Фәния Лотфуллина

Фото: kzn.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.