Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»Казан хореография училищесы композитор Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын куярга әзерләнә.«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакл...







Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»


Казан хореография училищесы композитор Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын куярга әзерләнә.
«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак. Хәзер аның буенча эш бара. Тиздән сезне премьерага да чакыра алырбыз», – диде Нинель Юлтыевага истәлек тактасы ачылу тантанасында училище директоры Татьяна Шахнина.


  • Заһид Хәбибуллинның балалар балеты төрле редакцияләрдә «Сихерләнгән малай» һәм «Раушан» исемнәрен йөртә. «Раушан» балеты 1961 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела һәм Раушан партиясен Нинель Юлтыева башкара. 1974 елда яңа редакциядә «Сихерләнгән малай» исемен ала.






tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ