Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездын кабул итәчәк

27  июньнән 29  июньгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узачак.Анда бөтен илдән 400 гә якын катнашучы киләчәк, алар арасында – педагоглар, мәгариф...

27  июньнән 29  июньгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узачак.
Анда бөтен илдән 400 гә якын катнашучы киләчәк, алар арасында – педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре.
Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөреячәк. Панель дискуссияләрдә укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмашачак. Съездның пленар утырышы 29  июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ