Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда цифрлы технологияләр турында фикер алышачаклар

21-24 сентябрь «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы үтәчәк.Цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга, алар нигезендә булдырылг...

21-24 сентябрь «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы үтәчәк.
Цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга, алар нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләргә юнәлдерелгән әлеге чара катнаш форматта (офлайн һәм онлайн) узачак.
«Без форумга карата күпсанлы илләр һәм РФ субъектлары тарафыннан зур кызыксыну күрәбез, хәзерге вакытта 768 спикер үзләренең чарада катнашачагын раслады. Бу – безнең өчен бик мөһим күрсәткеч. Шуны әйтергә кирәк: форумның көн тәртибе бик тыгыз һәм бай булачак», – дип сөйләде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Форумның төп тематик юнәлешләре: «Интеллектуаль транспорт системалары», «Ситуацион системалар»,«4.0 цифр индустриясе»,«Финтех экосистемасы»,«Кибер куркынычсызлык»,«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»,«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»,«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»,«Сәламәтлекне саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»,«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Форум кысаларында ике мөһим чара узачак: Сәнәгатьне цифрлаштыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы һәм DigitalSkills 2021 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Ворлдскиллс стандартлары буенча III тармак чемпионаты.
Соңгысына тукталсак, чемпионат илнең санлы икътисады өчен мәгариф системасын һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Быел ярышларда 35 компетенция буенча 289 конкурсант катнашачак. Бу – илебезнең 29 регионыннан 18 югары уку йорты, 53 колледж һәм техникум студентлары, 7 мәктәп укучылары, 19 предприятие һәм компания хезмәткәрләре.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ