Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы уза

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тара...

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елның 21 ноябреннән 24 мартына кадәр « Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  бу елның 23 гыйнварыннан 20 февральгә кадәр конкурсның зона этабы үткәрелде. Анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр - Татарстан Республикасының 51 муниципаль берәмлегеннән 53 педагог катнашты. 
Конкурс 9 мәйданчыкта: Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа, Яр Чаллы һәм Казанда узды. 1-25 февраль көннәрендә Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйгенең читтән торып этабы уздырылды, анда 12 төбәктән 23 педагог катнашты.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы 20-24 мартта Казанда «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында  узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ