Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара лингвистлар саммиты

Агымдагы елның  14-19 ноябрь  көннәрендә Казан федераль университеты ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Россия Мәгариф академиясе, РФА нең  Тел белеме институты һәм   Ли...

Агымдагы елның  14-19 ноябрь  көннәрендә Казан федераль университеты ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Россия Мәгариф академиясе, РФА нең  Тел белеме институты һәм   Лингвистик  тикшеренүләр институты белән берлектә,  чираттагы III Казан Халыкара лингвистик саммитын уздыра. Аркадашлар сыйфатында  саммитта Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе, РФнең  рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, белгәчләр һәм хәзерлек юнәлешләре төркемнәрен эреләндерү буенча  югары белем системасындагы федераль  укыту-методик берләшмәсе катнаша.  Саммит КФУ ның  Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты  базасында үтә.
Узган ел Казан халыкара лингвистик саммит онлайн форматта узган һәм  28 илдән 600 гә якын  катнашучыларны  бергә туплаган.  Алар арасында  Төркия, АКШ, Канада, Бөекбритания, Италия,  Испания,  Нидерлад,  Исраил,  Сингапур, Япония, Кытай һәм башка илләр бар.  Россия исә Мәскәү, Санкт – Петербург, Екатеринбург,  Түбән Новгород, Пермь, Чиләбе кебек 50 гә якын шәһәрне тәкъдим итте. Чараның шушы көннәрендә галимнәр чыгышларын 4 меңгә якын кеше  тыңлаган иде.
Быелгы Казан Халыкара лингвистик  саммит кысаларында ике  зур лингвистик чара үткәрелә. 
14-16 ноябрьдә “ Хәзерге заман лингвистикасы: теориядән  парактикага” дип аталган  халыкара фәнни конференция узуы көтелә. Ул  компьютерлы һәм корпуслы лингвистика, палеорусистика һәм цифрлы гуманитаристика, когнитив лингвистика кебек 10 эре юнәлештән тора.
10 ноябрьгә конференциядә  катнашырга дип 18 илдән 666 кеше килергә теләк белдергән. Алар арасында Әзәрбайҗан, Беларусь, Грузия, Исраил, Һиндстан,  Һиндонезия,  Италия, Кытай, Франция, Таиланд, АКШ кебек илләрдән һәм БДБ дәүләтләреннән галимнәр һәм укытучылар  бар.    Россия Федерациясенең 65 шәһәреннән күпсанлы галимнәр һәм педагоглар килүе көтелә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ