Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда нәккашчылар җыелды (ВИДЕО)

Казан Кремлендәге “Хәзинә “ милли сәнгать галереясында нәккашчы-каллиграфларның халыкара күргәзмәсе ачылды. Тантанада Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт бәй Эрикан, Казахстан һәм...

Казан Кремлендәге “Хәзинә “ милли сәнгать галереясында нәккашчы-каллиграфларның халыкара күргәзмәсе ачылды. Тантанада Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт бәй Эрикан, Казахстан һәм Иран консуллыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Тамашачылар хөкеменә төрек нәккашчысы Ләвәнт Карадуман, Татарстан сәнгатькәрләре  Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Гөлназ Исмәгыйлова, Айзат Минһаҗ эшләре тәкъдим ителде. Каллиграфлар күргәзмәгә халык яратып йөрер дигән теләген җиткерде. Аерым алганда, төрек нәккашчысы Ләвәнт Карадуман: “Мин Казанга бик дулкынланып килдем. Дөресен әйтим: таҗлы вирус зәхмәте башланганнан соң оештырылган беренче зур күргәзмәдә катнашуым бу. Мин диндар кеше булмасам да,  җир йөзендә яратылган, барча мәхлукларга хәлифә итеп җибәрелгән адәм балаларының яшәү максаты Аллаһ ризалыгын алу булырга, шөкер итеп яшәргә тиешлеген яхшы беләм. Шул шөкер итүемне иҗатымда чагылдырырга тырыштым да”, – дип чыгыш ясады.
Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк.
Рәшит Минһаҗ
--I
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ