Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 149 нчы лицеенда милли тәрбия беренче урында

Бүген Казанның 149 нчы лицеенда "Мәгариф" редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Милли тәрбия - халык мирасы" дигән темага "түгәрәк өстәл" узды. Очрашуда мәктәп коллективы, Татарстанның халык артист...

Бүген Казанның 149 нчы лицеенда "Мәгариф" редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Милли тәрбия - халык мирасы" дигән темага "түгәрәк өстәл" узды. Очрашуда мәктәп коллективы, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Фернант Насыйбуллин кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

Мәктәп директоры Фирдәүс Вафина үз чыгышында "Бездә милли тәрбия мәктәпнең ишеген ачу белән үк башлана. Без, һәрбер бала, әти-әни русча эндәшкән вакытта да, кабат-кабат, исәнмесез, хәерле көннәр дип исәнләшәбез, үз телебездә җавап бирәбез, үз фикеребездә калабыз. Милли мәгариф, тәрбия аеруча тәнкыйтькә дучар булды. Еш кына аларның кирәге бармы, юкмы дигән сораулар белән очрашырга туры килә. Шунысы куанычлы: 90 нчы елларда мәктәп-гимназия булып ачылганнан бирле, 30 еллык тарихы булган 149 нчы лицей үз йөзен югалтмыйча, милли уку йорты буларак үз эшен нәтиҗәле дәвам итә. Директор буларак шуны әйтә алам, тәрбия булган җирдә аның нәтиҗәсе дә бар" дип сөйләде.
Музыканың милли тәрбиядә әһәмияте турында бар гомерен балаларга, җыр сәнгатенә багышлаган, милләтебезгә тугры хезмәт итүче Миңгол Галиевның фикерләре аеруча дулкынландыргыч, кызыклы, кыю яңгырады. "Мин һәрвакыт балаларны музыка аша балалар бакчасыннан башлап 11 нче сыйныфка кадәр тәрбияләргә кирәк дигән фикердә. Әгәрдә 7-8 нче сыйныфларда, баланың күңеле саф хискә, моңга кергән вакытта музыкаль тәрбия бирүне туктатабыз икән, бу - бик куркыныч күренеш. Мин һәрвакыт шундый фикердә, татар теленең хаҗәтлеге дәүләт күләмендә булырга тиеш"- диде ул.
Инглиз теле укытучысы Рәзинә Шангараева үзенең дәресләрендә ничек итеп чит тел аша да балаларга туган телгә карата игътибарны арттырып булуы турында фикерләрен җиткерде.

"Түгәрәк өстәл" дә милли тәрбия буенча әйтелгән һәр фикер игътибарга лаеклы иде. Катнашучыларның мондый җылы, җанлы очрашуларны, тәҗрибә уртаклашуларны ешрак уздырырга кирәк дигән тәкъдимнәре белән килешми булдыра алмыйсың.
Бүгенге очрашу турында тулырак язманы "Мәгариф" журналының апрель санында укырга киңәш итәбез.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ