Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 321нче балалар бакчасында шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу үтте

15 март көнне Татарстан Язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысаларында Казанның 321 нче «Балалар аланы» балалар бакчасында шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу...

15 март көнне Татарстан Язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысаларында Казанның 321 нче «Балалар аланы» балалар бакчасында шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу үтте. Кунакны балалар милли киемнәр киенеп, җыр-бию белән каршы алдылар. Шунысы игътибарга лаек: сәхнәгә чыккан кызлар-малайлар башкарган җырларга залда утырган тамашачы балалар да кушылды.
Нәни «артистлар» авторның шигырьләрен ана телебездә камил рәвештә сәнгатьле итеп сөйләделәр, шигырьнең темасына карап, төрле костюмнар кигәннәр, уенчыклар тотканнар иде. Иң кызыгы: иң нәни балалар да шигырь сөйләде. Ике малай белән бер кызның ике яшьләре тулар-тулмас сәхнәгә чыгулары –  үзе бер батырлык. Рифат Сәлах та шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, шундый матур итеп ана телебездә аралашучы балаларга, алар белән шөгыльләнгән тәрбиячеләргә соклануын белдерде. Иң яхшы чыгыш ясаучыларга автор үзенең «Чәчәк яраткан песи» китабын бүләк итте.
Очрашу барышында бер көтелмәгән бүләк тә булды. Шул бакчада эшләүче татар теле тәрбиячесе Раушания ханым Захарова моннан алты ел элек интервьюлар конкурсында катнашу өчен яздырылган Рифат белән сөйләшүне дә күрсәтте.
Әлеге чара барышында балаларның әдәбиятыбызга бик якын торулары сизелеп торды. Ана телебезне кадерләгән бакчалар булганда киләчәккә дә өмет уяна. Рәхмәт аларга!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ