Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның ике мәктәбендә юл билгеләре куелды

Яңа навигация системасы Казанның ике мәктәбендә – Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда һәм 13 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбендә барлыкка килде.  Бу...

Яңа навигация системасы Казанның ике мәктәбендә – Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда һәм 13 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбендә барлыкка килде.  Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Уку йортлары коридорларында юл билгеләрен урнаштырдылар, алар хәрәкәт юнәлешен күрсәтә, тизлекне чикли, шулай ук укучыларга ашханәгә, баскычка якынаю турында мәгълүмат бирәләр. Әйтик, мәктәпкә керү юлында — «STOP», ә медпунктта «Беренче медицина ярдәме пункты» билгесе куелган.
Пилот проект, беренче чиратта, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Навигация системасы ярдәмендә укучылар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйлар, юл билгеләрен дөрес исәпләргә өйрәнәләр, бу аларга киләчәктә реаль юл ситуацияләрендә ышанычлырак ориентлашырга ярдәм итәчәк.
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ