Логотип Магариф уку
Цитата:

Кечкенә ятимнәрнең зур куркулары

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында сүз йөрткәндә, телибезме-теләмибезме, хәлиткеч урынга нәниләрнең хис-кичерешләрен куярга туры килә. Иҗади эшчәнлек турында гына да әйтүем түгел, гомумән, теләс...

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында сүз йөрткәндә, телибезме-теләмибезме, хәлиткеч урынга нәниләрнең хис-кичерешләрен куярга туры килә. Иҗади эшчәнлек турында гына да әйтүем түгел, гомумән, теләсә кайсы психологик процесслар хисләр белән көйләнә. Кечкенә кешенең кичерешләренә бәйле рәвештә аның әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәте, социальләшүе формалаша. Хисләрнең ниндиләре кабатланып торуына карап, баланың җәмгыятькә яраклашуы да, интеллектуаль үсеше дә төрле юнәлеш алырга мөмкин.
Хисләр өермәсе әйләнә-тирә мохит белән аерылгысыз. Төрледән-төрле тискәре хис давыллары, балалар йортына килеп эләккән сабыйның күңелен хәйран талкып, туздырасын туздырган була инде. Ни дисәң дә, аларның күпчелеге кечкенә чактан ук начар, тынычсыз, курку һәм агрессия хакимлек иткән шартларда яши бит. Гаиләләрдәге тавыш-гауга, эчкечелек сәбәпле әйтелгән начар сүзләр, кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык гамәлләр... Психологиядә депривация синдромы дип атала торган күренешкә менә дигән җирлек шундый шартларда туа.
 Депривация синдромы – чир түгел. Ул – балага ана назы, игътибары җитмәгән очракта барлыкка килгән халәт. Германиядә, мәсәлән, моннан йөз ел элек үк ана назыннан мәхрүм сабый акыл үсеше ягыннан гаиләдә тәрбияләнүче яшьтәшләреннән күпкә калышуын исбат иткәннәр. Әлеге синдром нидә чагыла соң? Хафалану, курку, агрессия, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ышанмау, яңа белем алыр-
га теләмәү – болар барысы да ана назына, ата-ана игътибарына ирешә алмаудан килә. Әти-әни генә түгел, туганнары, башка якын кешеләре белән рухи якынлык булмау бала аңындагы үсешне, аның тормыштагы төрле шартларга яраклаша алу сәләтен тоткарлый. Тагын бер ягы бар: гаиләдә шәхес буларак баланың үз функцияләре булса, балалар йортындагы күмәк тормышта аларның кирәге юк. Интернат-приютта тәрбияләнгән балаларны гел күзәтәм: биредә алар мөстәкыйльлек, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисен сеңдерә алмый. Психология теле белән әйткәндә, бу күренеш инфантилизм дип атала. Мәшһүр психоаналитик З.Фрейд үз хезмәтләрендә моңа аерым туктала. Анадан аерылган бала үзен көчсез, ярдәмчесез итеп хис итә, әлеге курку, нинди дә булса тышкы объект белән бәйләнешкә кереп, фобиягә әйләнә, ягъни кеше тоташ курку халәтендә яши дигән фикерне куәтли ул.

Күп еллар балалар йортында эшләү дәверендә, тәҗрибә белән бергә, үземнең эш методикам да барлыкка килде. Иң элек һәр баланың шәхес булуын, уникаль – бердәнбер булуын истә тотам. Ә аның башкалардан кай ягы белән аерылып торуын аңлар өчен, балалар йортына аяк баскан мизгелдә һәркайсын үзем каршы алырга тырышам. Һәр яңа баланың коллективка килүе безнең эшчәнлектә иң авыр һәм иң җаваплы мизгел булып тора. Сөйләмебез, интонациябез, хәтта нинди мимика һәм кәеф белән каршы алуыбыздан ук балада үзе килеп эләккән урын турында беренче тәэсирләр формалаша. Шуңа күрә алар турында беренчел мәгълүмат психологның кул астында булырга тиеш: авырулары юкмы (шул исәптән нәселдән күчкән чирләр); психиатрия, тәртибендәге тайпылышлары буенча исәптә тормыймы; бертуганнары бармы; белем дәрәҗәсе нинди һ.б. Башта баланың яше, җенесе, психоэмоциональ халәтенә бәйсез рәвештә танышу әңгәмәсе уздырыла. Моны кичектерергә кирәкми дип саныйм. Яңа урынга килеп эләккән балага аның тәүге яраклашу сәгатьләрендә үк мөмкин кадәр күбрәк игътибар һәм кайгырту, күңел җылысы бирү мөһим. Монда тыныч, куркыныч юк дигән тойгы уянсын. Тәүге мизгелләрдә үк бала күңелендә ургыган курку хисен шулай йомшартып җибәрергә омтылу – иң дөресе. Моңа беренче итеп игътибар бирергә кирәк. Шуны искәртим: бу – яңа мохиткә эләккән һәр бала өчен мөһим.
Балалар үзләре төрле булган кебек, аларның балалар йортына ияләшүе дә төрлечә уза. Өстәвенә, һәркайсының бирегә килеп эләгү сәбәпләренең дә күпкырлы булуын, нарасый күңеленә ясалган яраларның тиз генә төзәлмәвен дә онытырга ярамый. Башлангыч чорда психолог, баладагы стрессны җиңеп, аны яңа яшәү урынындагы коллективта яшьтәшләре, тәрбиячеләре белән уртак тел табып яшәргә өйрәтә. Алга таба шәхси диагностика, тикшеренү нәтиҗәләре буенча коррекцион дәресләр үткәрелә. 
Коллективта яши башлаган бала, бер яктан, игътибар таләп итсә, икенче яктан, читләшә башларга яисә агрессия белдерергә мөмкин. Наз күрмәгән бала үзе дә назлана белми. Әйләнә-тирәдәгеләрдән курку, шомлану кебек хисләрне яшьтәшләрең белән аралашып кына җиңеп булмый. Монда, һичшиксез, өлкән кешенең игътибары, ышанычлы үрнәге кирәк. Уллыкка яки кызлыкка алынган чит баланың, яши-яши, үги әти-әнисенә охшый баруын күзәткәнегез бардыр. Чөнки бала алар төсле булырга тырыша, өлкәннәр үрнәгендә шәхес буларак формалаша. Шуңа күрә баланың гаиләдә тәрбияләнергә тиешлеге хакында һаман-һаман сөйләп торабыз.
Хис-кичерешләр дөньясы өлкәннәрнекеннән катлаулырак булса да, балалар йортына килеп эләккән һәр сабый безнең өчен чит түгел. Югарыда санаган проблемаларны хәл итүнең иң төп һәм дөрес юлын күрсәтердәй гаиләне алыштыра алмасак та, без аларның киләчәге һәм нәкъ менә бүгенге хис-кичереш-
ләре өчен җаваплы икәнлегебезне онытмаска тырышабыз. Балалар йортындагы һәр сабый биредә яшәү чорында һәрдаим психологик-педагогик ярдәмгә мохтаҗ. Кемдер өчен терәк, киңәшче, ярдәмче була алабыз икән, булган күңел җылыбызны кызганмыйк, хезмәттәшләр.
Ләйсән БИЛАЛОВА,

Әлмәт балалар йорты педагог-психологы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ