Логотип Магариф уку
Цитата:

Агуланган студентлар хастаханәдән чыгып бетте

Яки кая җилкенәсең, яшь-җилкенчәк?Поезд вагоннары өстендә куышып йөргән, трамвай-троллейбус артына ябешеп барган яшүсмерләр турында укыганыгыз, ишеткәнегез бармы? Әле кайберәүләрнең андый шук малайлар...

Яки кая җилкенәсең, яшь-җилкенчәк?
Поезд вагоннары өстендә куышып йөргән, трамвай-троллейбус артына ябешеп барган яшүсмерләр турында укыганыгыз, ишеткәнегез бармы? Әле кайберәүләрнең андый шук малайларны үзләренең дә күргәне бардыр. Яшьлек – җүләрлек, дисәләр дә, шуклык кына түгел бу. Мондый очракларның шактый күңелсез, хәтта үлем-китем белән тәмамланганнары да байтак, дип Россия матбугаты язып тора. Әйе, бала-чага, яшүсмер шаярмый-уйнамый үсми. Тик нигә үлем белән качышлы уйнарга?! Ул барыбер мәкерлерәк, хәтәррәк.
Яшүсмерләр, яшьләр арасында әле тагын бер хилафлык күзәтелә. Яшьләр иярүчән, үз көчләренә артык ышанучан. Күбесенең тизрәк үсәсе, өлкән кеше булып күренәсе килә. Байтак кына яшь егетләр, яшь кызларның тәмәке тарта, шәраб-аракы эчә башлавы олы булып күренәсе килүгә бәйле. Яшьтәшләре арасында кәттәрәк күренәсе килепме, яшь-җилкенчәк тискәре үрнәккә тизрәк иярә. Тик мондый ашкынулар – кеше куян куа дип алгысынулар хәерлегә илтми. Күптән түгел башкалабызның Салмачы бистәсендә булган фаҗига – 13 кыз-егетнең ялган аракы эчеп агулануы, хастаханәгә эләгүе – шушы кабалануларның бер мисалы да инде.
15 нче ноябрь көнне 1999 - 2003 нче елгы 14 студент Салмачыда, кунак йортын арендага алып, Казанда укучы бер егетнең туган көнен билгеләп үтә. Әлеге студентның унысы Стәрлетамактан бәйрәмгә махсус атап килгән якташы була. Кесә ягы такырая башлыймы, бәйрәмне дәвам итү өчен бер танышларыннан 1,5 мең сумга биш литрлы савытта ялган аракы сатып ала болар. Ундүртнең берсе эчми. Калганнары – биш кыз, сигез егет икенче көнне, метаноллы эчемлек эчү сәбәпле, агуланып башкалабызның 7 нче хастаханәсенә эләгә. Өч студентны шунда ук реанимациягә салалар. “Аларның икесе тотрыклы авыр хәлдә, берсенең хәле бик мөшкел, һушсыз ята”, – дип сөйләгән иде ул көнне журналистларга 7нче хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина. Әлеге пациентларын аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап эшләде ул вакытта табиблар. Ни кызганыч, бер студент кыз үлеп китте. Шушы фаҗигадән соң бер атна узгач, хастаханәгә шылтыратып, бичараларның хәлен белештек.
Бер студентны мөрәҗәгать иткән көнне үк өенә кайтарып, җибәрдек. Берничә көннән, ни кызганыч, авыр хәлдәге туташ вафат булды. Хәзер инде бездә берсе дә калмады. Үткән атнада җидесен өенә озаткан идек. Бүген дүртесен чыгардык. Студентларның хәле канәгатьләнерлек, – дип сөйләде безгә 7 нче хастаханәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Хәсәнова.
Бу хакта ни уйлыйсыз? Чынлап та, яшьләрнең хәле уңайландымы икән, дип республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илдар Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек. “Әле бер-ике ай узмый торып, өздереп әйтүе кыен. Яшьләр өчен бик хәтәр сынау бу. Күзләре күрми башларга, бөерләре эштән чыгарга, шул рәвешле инвалид булып калырга мөмкиннәр. Яхшыга өметләник,” – дип җавап бирде ул безгә.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: pixabay.com

P. S. Яңа ел бәйрәменә бер айдан чак кына артык вакыт калды. Бәйрәмдә инде аңлашыла: табыннар корылыр, ашау-эчү мул булыр. Cоңгы елларда, яңа ел бәйрәме көннәрендә атна-ун көн ял итәбез, табыннар еш корыла. Шул ук вакытта менә шушындый хәтәр хәлләргә юлыгу ихтималы бермә-бер арта, кардәшләр. Гомумән, озакка сузылган бәйрәмнәр ашказаны өчен җитди сынау ул. «Агулану - азыктан, дошманлык - кардәшлектән» – дип юкка гына әйтмәгән бабаларыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ