Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе башланып китте

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлы...

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Бәйге Татар халкының үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.
Бәйге 3 этаптан тора. 1 этап — Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, 2 этап — Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.
Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона.
3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла.
Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ