Логотип Магариф уку
Цитата:

Ханнар зираты ярдәм көтә

Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгышка таба бер ярым километр ераклыкта, Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек урнашкан калкулыкның каршы ягында, XIII – XV гасырларга карый торган, Болгар...

Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгышка таба бер ярым километр ераклыкта, Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек урнашкан калкулыкның каршы ягында, XIII – XV гасырларга карый торган, Болгар җиренең этнографик истәлекләренең иң зур җыелмасыннан исәпләнүче, “Ханнар зираты” исеме белән мәгълүм, ә фәнни телдә Беренче Кирмән каберлеге дип йөртелүче каберлек урнашкан. Төрки-болгар халкының керамик савытларын карасаң, күбесендә дулкын-дулкын итеп ясалган рәсемнәр күрергә була. Бу – аларның суга гадәти итеп кенә түгел, ә аңа изге итеп карауларыннан килә. Шуңа күрә болгарлар каберлекләрне дә тору урыннарыннан су аркылы урнаштырырга тырышкан. Су аркылы начар рухлар чыга алмас, янәсе. Ханнар зиратының урнашу стилендә дә болгар-татар традицияләре сакланган, ягъни Кирмәнчек шәһәрчеге белән зират арасында елга ага.

Зиратта беркайчан да өйрәнү максатында казу эшләре башкарылмый, ә берничә тапкыр визуаль күзәтү эшләре башкарыла. Е.Т.Соловьев тикшергән вакытта каберлектә 1336 –1337, 1351 – 1352 елларга  караган  27 кабер ташы  һәм аларның калдыклары  була әле. Ташларның озынлыгы 40 – 60 см, киңлеге 35 – 50, калынлыгы 10 – 27 см.
Ярым түгәрәк аркалы кабер ташларына игътибар итсәк, без анда болгар кабер ташларына хас орнаментлар күрәбез. Ташларның буеннан-буена бер-берсеннән авыш сызыкчалар белән аерылган кечкенә параллелограммнар чылбыры. Ә югары  өлешендә күп таҗлар рәвешендәге ике катлы түгәрәк.
Болгар каберташ  язуларының күбәюе Алтын  Урда чорына туры килә. Ташка төрлечә матур итеп уеп язу, аларны чәчәк, үсемлек рәсемнәре белән бизәү үзе бер сәнгать төренә әверелә, һәм бу традиция  татарларда соңгы вакытларга кадәр яши. Каберташ язулары, тел, стиль үрнәкләре булу белән бергә, шул заманда яшәгән кешеләрнең  социаль хәлен, җәмгыятьтәге дәрәҗәсен, һөнәрен һ.б. күп якларын да аңларга ярдәм итә.

Ә 1925 елда каберлектә тикшерү эшләре белән Н.И.Воробьев була. Шулай ук 1955  елда биредә Г.В.Йосыпов җитәкчелегендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы экспедициясе дә була.
Элекке елларда бу зират Рус Кирмәне (Рус Кирмәне – Кирмән тауларында XVIII гасырда бакыр эзләүче руслар нигез салган авыл) басуы булган. Руслар сукалый-сукалый аны кысканнар. Уртакирмәнлеләр әйләндереп алырга көчләре җитмәгәч, дүрт яклап канау казып чыкканнар. Бу канауның эзе бүген дә исән. Ул зиратның периметры буенча кечкенә калкулык рәвешендә сакланган.
Халкыбыз элек-электән бу зиратны изге итеп санаган. Һәр язда, җирләр кипшергәч, авыл халкы, җыелып, зиратка дога укырга килгән. Шулай ук нәзер әйтеп адарынган кешеләр, зират ташларына өр-яңа  чардуганнар куеп, җаннарына тынычлык алалар.

Зират эченә үтсәң, анда йөзьяшәр каеннар белән бергә япь-яшь чыршы, мәңге яшел наратлар да үсеп утыруын күрәсең. Авылдашыбыз Нурулла абый Гарифуллин (хәзер мәрхүм инде) утырта аларны. Бервакыт, рәхмәт төшкере, шул Нурулла абый зират эчендә хәстәрлек эшләре күреп йөргәндә, зират турына трассадан җилдерүче бер иномарка килеп туктый. Бик зат, таныш булмаган кеше зират түренә уза. Нурулла абый белән ике куллап күрешә, хәл-әхвәл сораша. ”Мин – Гали Акыш”, – дип таныштыра ул үзе белән. Бик озак йөриләр алар зиратта. Кайбер кабер ташларын да укып бирә ул. “Дөньялыкта күп газаплар күреп, мәңгелеккә күчтең“, – дип укый ул, берсе янына тукталып.
Тик, ни кызганыч, койма эченә зиратның бөтен мәйданын да кертеп булмый инде. Зиратның төньяк өлеше 1975 елларда Казан-Чаллы автомагистрален салганда җимереп ташлана. Җимергәнчегә кадәр аның озынлыгы көньяктан төньякка 181 м, ә көнбатыштан  көнчыгышка 114 м була. Шулай итеп, тиңе булмаган вәхшилек эшләнә. Җирле халыкның мондый эшкә тискәре мөнәсәбәте белән исәпләшеп торыр заманмыни: өстән килгән әмер көне-сәгате белән үтәлә. Зур-зур тракторлар зират балчыгын эттереп алып, юл астына салып та куялар. Шул уңайдан шагыйрь Рафаэль Газизовның түбәндәге шигырь юлларын китерәсем килә:
Бульдозерлар чәрдәкләгән чакта
Ханнар зиратының каберен.
Алар изде кабер ташын түгел,
Безнең – исәннәрнең бәгырен.
2005 елның җәй аенда Ханнар зиратына бәйле рәвештә тагын бер изге эш башкарылды. Инде ун еллап Кирмәнчек җирендә археологик казу эшләре алып баручы Алабуга дәүләт педагогия университеты доценты Альберт Зөфәр улы Нигамаев үз студентлары белән әлеге каберлектә төзекләндерү эшләре башлап җибәрде. Аунап дип әйтерлек яткан кабер ташлары ислам кануннары буенча урнаштырылды. Кабер ташларындагы укып булырдай язулар укылып, татарчага тәрҗемә ителде. Хәзер зиратка килгән кеше ташларның кемгә атап куелганын белә ала. Мәсәлән, араларында мондыйлары бар: “Саман кызы Җәүһәр”, “Заһран кызы...5 рам.737 һ. (10.03.1336)”, “Сурак кызы Сара”, “Мәмәт кызы Мәрҗән. 740һ.(1339/40)”, “Минач улы...15 шав.753һ. (25.11.1352)” һ.б.
Әйткәнемчә, изге эш булды бу. Димәк, халкыбызның күзе ачыла, иманы кире кайта, гасырлар арасында элемтә урнаша. Берүк шулай була күрсен.
Тик соңгы вакытта зират эче ташландык хәлгә килә башлады. Йөзьяшәр каеннар, череп, авып, кабер ташларын капладылар, ташларны зиярәт кылу өчен алар янына үтү уңайсызланды. Зират өстен аркылы-торкылы ауган агачлар каплады. Зиратта төзекләндерү-чистарту эшләре башкару өчен авылыбыз ир-атлары балта-пычкылар белән коралланып, 5 май көнне өмәгә җыелдылар. Ә анда эш чынлап та бик күп. Бер көн өмә белән генә барысын да эшләп тә бетереп булмый. Шуңа күрә чираттагы өмәгә 8 май көнне җыелабыз дип сөйләштек. Күңелендә иман нуры булган, мондый изге эшкә өлеш кертеп, савап эшләргә теләгән һәркемне, якын-тирә авыллардан да мөмкинлеге булганнарны бу көнне иртәнге  сәгать 8 дә зиратта көтеп калабыз.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ