Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуҗабикәләрдән гөмбәне төрлечә маринадлау рецептлары

Әгерҗе районы Уразай авылында яшәүче хуҗабикәләрдән гөмбәдән кышка икра ясау, маринадлау рецептлары тәкъдим итәбез.Алсу Хәбибуллинадан икра рецепты:Ингредиентлар: 3 кг ак гөмбә, 1 кг помидор, 0,5 кг с...

Әгерҗе районы Уразай авылында яшәүче хуҗабикәләрдән гөмбәдән кышка икра ясау, маринадлау рецептлары тәкъдим итәбез.
Алсу Хәбибуллинадан икра рецепты:
Ингредиентлар: 3 кг ак гөмбә, 1 кг помидор, 0,5 кг суган.
Гөмбәне тозлы суда 20 минут пешерәбез. Салкын суда югач, иттарткычтан чыгарабыз. Аңа шулай ук иттарткычтан чыгарылган помидор һәм суганны кушып, көнбагыш маенда томалап 20 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйбыз. 
Әлеге икрадан кышын пицца пешерергә дә, бутерброд ясарга да була.
Минҗиан Гарифуллинадан гөмбә тозлау рецепты:
«Ак гөмбәләрне юып, тозсыз суда пешерәбез. 15 минут кайнатканнан соң салкын суда ике тапкыр юабыз, берәр аш кашыгы тоз, аш серкәсе салып болгатабыз да бер тәүлеккә калдырабыз.
Тозлыкны түбәндәгечә ясыйбыз: тондырылган 3 литр салкын суга 1 кап тозның дүрттән бер өлешен (250 грамм чамасы), 3 аш кашыгы уксус салабыз. Әлеге тозлыкны 3 өч литрлы банкага бүләбез. Тозлык өстенә гөмбә тутырабыз. Иң өскә берничә чия яфрагы куеп, алар өстенә бераз тоз сибәбез. 
Мин банкаларны капрон капкач белән ябам. Әмма капкач астына полиэтилен куям. Ул һава кертми.
Рәсилә Гариповадан кышка саклау турында:
Ак гөмбәләрне югач, тоз салмыйча гына кайнатырга куябыз. 3-4 минут кайнатканнан соң суын түгеп, салкын су белән юабыз. Шуңа су һәм тоз салып янә 5 минут кайнатып алабыз. Гөмбәләрне салкын суда юып саркыткач, целлофан пакетка салып, туңдыргычка куябыз. Бәрәңге кыздырганда әлеге гөмбәләрне кушсаң, телне йотарлык була. 
Рецептлар Интертаттан алынды

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ