Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кинофильмнарның татарча  яңгыравына бик сөендем»

Башкалабыз тамашачылары яратып һәм зарыгып көтеп алган мөселман кинофестивале быел чал Казаныбызда унҗиденче тапкыр,  5 – 10 сентябрь көннәрендә, Татарстан Президенты ярдәме һәм «Россия – ислам д...

Башкалабыз тамашачылары яратып һәм зарыгып көтеп алган мөселман кинофестивале быел чал Казаныбызда унҗиденче тапкыр,  5 – 10 сентябрь көннәрендә, Татарстан Президенты ярдәме һәм «Россия – ислам дөньясы»  стратегик караш төркеме белән  партнёрлыкта үткәрелә.
Гаризалар бирү кампаниясе вакытында оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 45 иленнән барлыгы 584 гариза теркәлгән. Гөлнара Абыкаева (сайлау комиссиясе рәисе), Нина Кочеляева (Россия), һәм Светлана Слапке (Германия) составындагы сайлау комиссиясе тарафыннан «тулы метражлы  уен киносы», «тулыметражлы документаль фильм», «кыска метражлы уен киносы», «кыска метражлы документаль  фильм» һәм «милли конкурс» номинацияләрендә  50 фильм сайлап алынды.  КХМКФнең сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара ханым әйтмешли, «һәр конкурс программасында  берәр Татарстан тасмасы бар». «Мин Татарстанда күпсанлы милли кинофильмнар төшерелүенә, аларның байтагы  татарча  яңгыравына  бик сөендем», – диде ул.
ХVII КХМКФ жюри составына Эльчин Мусаоглу (жюри рәисе, Азәрбайҗан ), Жером Аммади (Марокко), Фаджр Якуб (Швеция), Алмохаммад Кальсом (Сүрия),  Бахыт Каирбеков (Казакъстан), Валерия Байкеева (Россия), Камал Сваруп (Һиндстан), Саед Неджати (Иран), Сәлим Байрактар (Төркия), Ашраф Дали (Мисыр) кебек мөхтәрәм артистлар  кертелде.
Фестиваль кысаларында 7 сентябрьдә  төбәк киностудияләре төшергән төбәк кинобазары уздырыла. Болардан тыш, 8 е көнне шушы ук кысаларда  II Халыкара кинопроектлар питчингы уза.
Фестивальне ачу тантанасы 5 сентябрьдә Казан Ратушасында, ябылу исә 10 ысында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтә. Фестивальдә күрсәтелүче кинофилмнарны фестиваль көннәрендә  «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында карарга мөмкин.
Рәхим итегез!
                                                                          Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ