Логотип Магариф уку
Цитата:

Кирмәнчек шәһәрлегендә – «Мәгариф» десанты

Матбугатка язылу кампаниясе башлангач, һәр редакция абунәчеләр җәлеп итүнең үз юлларын эзли. Бүгенге заманда абунәчеләрне саклап калу да зур проблема бит.«Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире ур...

Матбугатка язылу кампаниясе башлангач, һәр редакция абунәчеләр җәлеп итүнең үз юлларын эзли. Бүгенге заманда абунәчеләрне саклап калу да зур проблема бит.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире урынбасары Фәния Лотфуллина, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов бу мәсьәләне хәл итүнең тагы да оригинальрәк юлын тапканнар. Алар халык белән очрашуны районыбыздагы тарихи Кирмәнчек җирендә оештырдылар. Үзләре белән «Мәгариф» журналының күптәнге даими авторы – тарих фәннәре докторы, Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, Болгар тарихы буенча белгеч Фаяз абый Хуҗинны да алып килгәннәр.

Ә Кирмәнчеккә килгәндә, узган елгы төзекләндерү эшләреннән соң шәһәрчек, чынлап та, урта гасыр шәһәре рәвешен алды. Район хакимияте Изгеләр чишмәсендә һәм Кирмәнчектә зур күләмдә торгызу эшләре башкаргач, теләсә нинди дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтерлек урыныбыз барлыкка килде.

...X гасыр ахырында Чулман елгасы буенча югарыга күтәрелеп, аның сул кушылдыгы булган Кирмәнкә елгасы буйлап безнең төбәккә килеп чыккан беренче болгарларның күңеленә бу якларның табигате хуш килгәндер. Чыннан да, урман-суга бай, куе катнаш урманнар белән капланган җәннәт сыман җирләр була бу. Монда чикләвек куаклары, кыргый алмагач-чияләр һәм башка шуның ише күп агачлар үскән. Болыннарындагы җиләк-җимешне җыеп бетерерлек булмаган. Ә урманнар җәнлек белән тулы булган. Елга-күлләрдәге балыкның исәбе юк. Ачык яланнарны эшкәртеп, болгар бабаларыбыз анда бодай, арпа, тары чәчкәннәр. Болгар дәүләтенең башка шәһәрләрендәге кебек анда да базар булган, сәүдә кайнап торган. Җыелган ашлыкның артканы шул базарларда күршеләргә сатылган. Ә инде мал-туар дигәндә, сыер, сарык, ат көтүләре аларның аерылгысыз юлдашы булган.

Шәһәрчек 8500 квадрат метр җир биләсә, ур белән сакланган өлеше 1500 квадрат метр тәшкил иткән. Шунысын да искә алып үтик: Кирмәнчек шәһәрлеге Россиянең мәдәни мирас объекты статусына ия археология һәйкәле санала. Биредә ел саен диярлек барган казу эшләре Кирмәнчектәге мәдәни катламның тирәнлеге нибары 40 сантиметр булуын күрсәтте. Бу исә монда хәзерге заман катламы кушылмаган борынгы җирлек турында сүз барганлыгын раслый. Кешеләр биредә ничек яшәгән, ни белән шөгыльләнгән, нәрсәгә табынган? Бу сорауларга җаваплар аяк астында ята.

Игенчелек, терлекчелек белән бергә Кирмәнчек болгарлары һөнәрчелек белән дә теләп шөгыльләнгәннәр. Чүлмәкләрне, савыт-сабаны балчыктан әвәләп ясаганнар, кызу мичкә тыгып яндырганнар. Чүлмәк ясау үзе бер могҗиза булган. Әйләнеп торучы түгәрәк тактага салынган үзле балчыктан, оста кулы тию белән, гаҗәеп әйберләр пәйда булган. Могҗиза күрергә дип анда бала-чага җыелган. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, алар да балчыктан төрле уенчыклар, кеше, хайван сыннары ясаганнар. Ә янәшәдәге киштәләрдә җилләтергә дип төрле бизәк-орнаментлар төшерелгән эреле-ваклы кувшиннар, чүлмәк, савыт-сабалар тезеп куелган. Шәһәрчек бистәсендәге кустарь чүлмәкченең эш урыны әнә шулай күз алдына килә. Һәр останың үз тамгасы булгандырмы, чүлмәкләрдәге дулкынсыман бизәкләр берсен-берсе кабатламаган.

...Урта Кирмән, Үсәли, Кече Кирмән, Уразбахты, Мамадыш, Җөри һәм башка авыллардан килгән мәктәп укучыларына, абый-апаларга әнә шуларны сөйләде мөхтәрәм тарихчы галимебез. Ә кеше, чынлап та, шактый күп җыелды. Тарих белән дә, Казан кунаклары белән дә кызыксынулары китергән инде аларны. Кече Кирмән (директоры– Гатиятуллин Айнур Әбүзәр улы), Үсәли (директоры – Газизова Дания Шәрифулла кызы) мәктәпләре укучыларын һәм укытучыларын автобус белән китертү җаен тапканнар. Аларга аерата рәхмәт. Галим белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнашып, сорау-җавап рәвешендә барган бу очрашудан барысы да канәгать калды.
Шунда ук Ф.Хуҗинның үзебездә булган китапларыннан күргәзмә ясап куйган идем, халык күргәзмәгә дә битараф калмады. Мәктәп музеебызда булган Кирмәнчектә табылган артефактлардан да күргәзмә булды, галим алар турында күп мәгълүмат бирде. Чын-чынлап ачык һавада тарих дәресе булды бу. Килмәгәннәр күп нәрсә югалттылар. «Мәгариф»леләр үзләре белән олпат галимне алып килеп зур эш башкардылар. Чын-чынлап «Бум» һәм мәдәни десант булды бу!
Очрашуның икенче өлешендә «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире урынбасары Фәния Лотфуллина үз журналларының эшчәнлекләре турында сөйләделәр, балалар өчен дә, мөгаллимнәр өчен дә әлеге басмаларда барган бәйгеләр турында аңлаттылар. Журналистлар әңгәмә барышында үз басмаларын бүләк иттеләр. Бу өлеше дә нык тәэсирле булды. Халыкның инде күптән башкала журналистлары белән очрашканнары булмаган. Тансыклаганнар.

Шунда ук Казан кунакларының «Татмедиа» буенча коллегалары – «Мамадыш ТВ» иҗат төркеме килеп җитте. Видеооператор егет Фаил Шәйхетдинов белән моннан 22 ел элек Тарих институты үткәргән конкурста катнашкан идек. Ул Фаяз Шәрипович алдында үз эшен яклаган иде. Тарихчы галим, укучым эшен югары бәяләп, тарих бүлегенә керергә тәкъдим иткән, үзенең автографлы китабын бүләк иткән иде. Күргәзмәгә куелган әлеге китап тирәсендә хатирәләрне искә төшерү ике буын вәкиленә дә нык тәэсирле булды.
«Нократ» район газетасы, җирле телевидение һәм «Татарстан-24» телеканалларында яктыртылу өчен очрашуның һәр мизгеле төшереп һәм язып алынды. Бүген аларның видеосюжетларын зәңгәр экраннар аша да күрә алачаксыз. Карамый калмагыз.

Соңыннан кунаклар өчен үзебезнең Изгеләр чишмәсе буйлап экскурсия ясадым. Чишмәләр бик ошады, барысы беравыздан: «Биләргә караганда да матур икән монда», – диделәр. Тагын бер фикерләре ошады: «Үз халкы тарихы белән кызыксынучы зыялы халык яши икән Мамадыш төбәгендә». Үзебезгә карата шушындый бәя алу безгә дә күңелле булды. Шулай булгач, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» сыман мәртәбәле педагогик басмалардан ничек аерылмак кирәк инде?! 2023 елның икенче яртысында бу журналларны яздырып алучыларның  саны Мамадыш төбәгендә артачагына шигем юк.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ