Кирмәнчеккә сәяхәт

Мамадыш районының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова белән бер төркем аккалфаклылар, музей хезмәткәрләре, «Әбиләр чуагы» башланган көннәрнең берсендә борынгы Кирмәнчектә һәм ханнар зиратында булып,  тарих битләрен барлап, яңартып кайттылар. Изге юлда булганны белгән кебек, башка көннәргә караганда, кояш та, үз җылысын мул биреп, аяз, матур торды.

Иң беренче итеп, юл уңаенда ук булган Ханнар зиратында тукталдык. Зиратка, бик артык тапталмаган булса да, сукмак бар, димәк, зиратны барларга килүчеләр, кереп дога кылып чыгучылар да юк түгел. Әйе, тарихи зират бу. Халкыбыз элек-электән бу зиратны изге итеп санаган. Һәр язда, җирләр кипшергәч, авыл халкы, зиратка җыелып, дога укырга килгән. Анда XIV гасыр каберлекләре сакланган. Уйласаң исең китәрлек, халык тарафыннан 700 ел сакланган бит бу каберлекләр. Урта Кирмән халкының, койма тота алмагач, әйләнә-тирәсен сукалап чыкканлыгы да тарихта билгеле. Иске каберлекләр бик күп булмаса да, ташлары укылып, яңа язулар белән язылган язма такталар элеп куелган.  Әмма агач чардуганнарның кыйшаеп, авыша башлаганнары гына бар. Шушы зиратта ятучы мөселман кардәшләргә без дә үз догаларыбызны җиткердек. Көзнең моңсулыгы монда да беленә. Зират эчендәге чыршыларга бәс шикелле булып, каен яфраклары сарылган. Чыгу юлында җиргә келәм кебек яткан сары яфраклар, аяк астында  кыштырдашып, нидер әйтергә теләгән кебек, безне озатып калды.

Менә каршыбызда Кирмәнчек каласы булган урындагы корылмалар. Гөләндәм ханым Давыдова Кирмәнчекнең ни өчен тау өстенә салынганлыгы, урлар белән әйләндереп алынганлыгы турында һәм корылмалар турында сөйләде.

Тарихтан билгеле булганча, Кирмәнчек шәһәре рус елъязмаларында беренче мәртәбә 1397, 1399 елларда ук рус ушкуйникларының Кирмәнчек шәһәрен яндырып, тар-мар итүләре уңаеннан искә алына. Кама елгасыннан төньякка таба булган җирләрне үзләштерү активлашкач, бу җирдә X –XI гасырларда терәк пункт буларак, Кирмәнчек шәһәрчегенә нигез салына. Кирмән җыенына килгәндә, профессор Фаяз Шәриф улы Хуҗин әйтүенчә, Кирмәнчек бай шәһәр булган. «Юкса Бөек Новгородтан ук бирегә килеп йөрмәсләр иде», – ди ул.

Һәр ел саен дип әйтерлек,  Кирмәнчек шәһәре урынында, хәзер КФУ филиалы булган Алабуга педагогия университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев җитәкчелегендәге студентлар казу эшләре алып бара. Җимерелгән шәһәрчек урынына, район хакимияте ярдәме белән бергәләп, үзенчәлекле һәйкәл дә куелды. «Шәһәрне саклауда катнашкан каһарманнар истәлегенә» дигән язу язылган аңа. Тау башындагы ул һәйкәл Казан-Чаллы юлыннан йөрүчеләргә бик әйбәт күренеп тора. Әмма корылмалар төзелгәннән соң, ул эчтәрәк калды. Шәһәрне саклау өчен, шул чорга туры китереп төзелгән бу корылмалар тарихны мәңгеләштерә.

Тарихыбыз эзләреннән йөри торгач, өйлә намазы да килеп җиткән. Бердәм рәвештә шунда ук намазны да укырга ниятләдек. «Нур» мәчете имамы ярдәмчесе Рафат хәзрәт бик матур яңгыравыклы тавышы белән, тау башыннан моңлы азан тавышын яңгыратты. Намаз укыганнан соң, шәһәр өчен көрәшкән һәм шунда яшәп әрвахлыкка күчкәннәргә теләкләр һәм догаларыбызны багышладык.

Инде саф сулы чишмәләр янына төштек. Тезелеп китеп ага торган җиде чишмәнең дә суларыннан авыз иттек, Күз чишмәсенә барып, күзләрне юып, суын татыдык. Самавырда изге чишмә суы белән чәй кайнады, ә без матур чәй табыны кордык, үлән чәйләре эчеп ял иттек. Һәрберебез, чишмә суларын өебезгә дә алып, күтәренке күңел белән, кайтыр юлга кузгалдык. Һәрберебезнең күңелләрендә бары бер теләк: «Булган тарихи мирасыбыз буыннарга тапшырырлык итеп сакланса иде».

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,
Мамадыш районының Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте активисты,
«Ак калфак» оешмасы әгъзасы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.