Логотип Магариф уку
Цитата:

Көек авылы лицее укучысы Бөтенроссия конкурсында 30 мең сум акча откан

Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицееннан татар теле укытучысы Алсу Насыйбуллина 5нче сыйныф укучысы Нигора Солтанкулова белән зур уңышка ирештеләр. Җиңүче Нигора Солт...

Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицееннан татар теле укытучысы Алсу Насыйбуллина 5нче сыйныф укучысы Нигора Солтанкулова белән зур уңышка ирештеләр. Җиңүче Нигора Солтанкулова 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алды.
Алар «Русча реаль һәм виртуаль» Бөтенроссия белем бирү проектлары конкурсында катнаштылар. Социаль челтәрләр өчен актуаль булган төрле виртуаль хәлләрдә рус телен куллану үзенчәлекләрен өйрәнү буенча проект якладылар.
Нәтиҗәдә, безнең район укучысы 5-8 сыйныф укучылары арасында «Виртуаль дустанә рус теле» номинациясендә беренче урынны яулады. Бүләкләү Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды.
Конкурс М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетында үткәрелде. Анда мигрантлар гаиләләреннән килгән балалар катнашты. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ