Логотип Магариф уку
Цитата:

Колакчын, рогатка, кактус...яки тал бишек күрәсе килгән иде

Мөслимдә икенче халыкара талчыбыктан үрелгән җисемнәр сәнгате («Ленд-арт Мөслим») фестивале булды (аның беренчесе 2019 елда «Кояшлы Ык» паркында үткәрелгән иде). Быелгы фестиваль 14 – 19 июнь көн...

Мөслимдә икенче халыкара талчыбыктан үрелгән җисемнәр сәнгате («Ленд-арт Мөслим») фестивале булды (аның беренчесе 2019 елда «Кояшлы Ык» паркында үткәрелгән иде). Быелгы фестиваль 14 – 19 июнь көннәрендә федераль татар авыллары Сабан туе оештырыласы «Киләчәк» паркында уздырылды.


    
 
 
 
 
 
 
 
 
Фестивальдә 17 команда катнашты (команда дигәнебез ике кешедән тора, илебезнең 13 шәһәреннән җыелган алар; шунысы кызык: Новосибискидан тугыз кеше килгән). Беренче фестивальдә Россия, Испания, Италия, Казахстан осталары катнашса, быелгысына испаниялеләр генә килә алган (күрәсең, пандемия зәхмәте куркыткан чит илләрне). Алай дисәң, мөслимлеләр нигә катнашмаган? Әүвәлгесендә хуҗалар да катнашкан иде ич. Моның сәбәбен сорагач, барча осталар Сабантуйга әзерләнү белән мәшгуль, дип аңлатты алар үзләре. Кызганыч! Нигә дисәгез, балтырган, рогатка кебек җисемнәр янәшәсендә каз оясы, бишек кебек халкыбызга яхшы таныш җисемнәрне дә үреп куйсалар, әй, күңелле булыр иде, миңа калса. Әнә үзебезнең Балтач районы осталары талдан бик күркәм кәнәфиләр, өстәлләр үрә (элек районның Карадуган авылында бу эш шактый киң җайга салынган иде; хәзер шөгыльләнәләрдерме: белмим). Нигә алар катнашмый икән?! Татарстаннан фәкать берәү – Чаллыдан  Дарья Янукович кына килгән. Бишек, каз оясы, өстәл-урындык карап соклану өчен генә түгел, көнкүрмешебездә файдалану өчен дә кирәк ләбаса. Ягъни бизнесның бер ысулы да була ала. Талны кайдан алырга дип баш ватасы юк хәзер. Елгаларыбыз отыры саега, яр буйларын тал басып килә әнә.  


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
19 июнь көнне фестиваль эшләренә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне үзара тавыш бирү юлы белән осталар үзләре билгеләде. Беренче урында – «Колакчын», икенче урында – «Теләкләр рогаткасы», өченче урында – «Кактуслар». «Башкача уйлап кара» дигәне  – тамашачылар мәхәббәтен казанганы. 19 июнь көнне барча осталар җыелып «Киләчәк» паркында «Кояш сәгате» үрде.
Рәшит МИНҺAҖ

Флүн Вилданов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ