Логотип Магариф уку
Цитата:

Композитор Зөлфәт Вәлиуллин: балаларны хорга җәлеп итүе авыр

Композитор Зөлфәт Вәлиуллин: балаларны хорга җәлеп итүе авырСолтан ИсхаковБалакирев исемендәге музыка мәктәбе мөгаллиме, композитор Зөлфәт Вәлиуллин «САФ музыка» проектына багышланган матбугат конфере...


Композитор Зөлфәт Вәлиуллин: балаларны хорга җәлеп итүе авыр




Композитор Зөлфәт Вәлиуллин: балаларны хорга җәлеп итүе авыр

Солтан Исхаков


Балакирев исемендәге музыка мәктәбе мөгаллиме, композитор Зөлфәт Вәлиуллин «САФ музыка» проектына багышланган матбугат конференциясендә балаларны хорга җәлеп итүе авыр булуын әйтте.
«6 ел йөздән артык баланың хор җитәкчесе булып хезмәт итәм. Ел саен сентябрь аенда балаларны мәктәпкә җәлеп итү өстендә эшлибез. Хор өлкәсендә кешеләр аз, чөнки малайлар спортны сайлый, күбесе шахматка бара. Балаларны хорга җәлеп итү бик авыр. Безгә хорны тәмамлаучылар официант булып эшләячәкләр дип әйтәләр иде. Күргәнегезчә, официант булып эшләмибез. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора һәм баланың сәләтен ача белә торган педагоглардан. Педагоглар  – изге кешеләр», – диде ул.
Аның сүзләренчә, «САФ музыка» проектында авыл балаларын да катнаштырырга кирәк. «Радионың төп максаты –балага үзен күрсәтергә мөмкинчелек бирү. Әлеге проект Казан өлкәсендә генә уздырыла, ә катнашучылар арасында авыл балалары да булса, әйбәт булыр иде. Чөнки мин үзем дә авыл баласы. Мондый проектлар булган булса, без ниләр генә эшләмәгән булыр идек», – диде ул.

«САФ» татарча балалар интернет-радиосы баш мөхәррире Алсу Галимова бүгенге көндә радионың даими тыңлаучылар саны 19 меңгә якын булуын әйтте. «Радио ачылып беренче айда безнең уникаль тыңлаучылар саны 2385 кеше иде. Бүгенге көндә бу сан 19 меңгә якынлаша. Бер айда уртача 1683 кеше кушыла дигән сүз. Интернет-радио форматы булгач, безне бөтен дөнья буенча тыңлыйлар.Тапшырулар һәм җырлар көн дәвамында кабатланмый. Бу безнең зур казанышыбыз дип саныйм», – диде ул.
Аның сүзләренчә, «САФ музыка» проекты акчалы беренче проект. «САФ музыка» проекты – ул безнең беренче акчалы проект. Алай да ул, кызганычка каршы, безнең хезмәтебез өчен акча алу чарасы түгел. Бу безнең радионың сыйфатын, эчтәлеген тулыландыру мөмкинлеге. Максатыбыз – яшьләрдә татар музыка сәнгатенә кызыксыну уяту, кызыксынуны арттыру, татар музыкаль сәнгатен популярлаштыру», – дип сөйләде ул.

«САФ музыка» проекты җитәкчесе, музыка белгече, «САФ» татарча балалар интернет-радиосы музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева «САФ музыка» проекты эшчәнлеге белән таныштырды.
«Бу проект турында күптән хыялландык. Идеябызны комиссиягә җиткереп, комиссиядән хуплау сүзләрен алгач, гыйнвардан эшкә керештек. Без Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләре белән эш итәбез. Сәләтле балаларны барлап, зур студиягә алып барып, тере музыканы яздырып алабыз. Шул рәвешле мирасыбызны баетабыз», – диде ул.
Аның сүзләренчә, проект өчен 70кә якын музыкаль әсәр сайлап алынган. «Музыкаль әсәрләр түбәндәге юнәлешләрдә кабул ителде: татар композиторларының музыкаль әсәрләре, вокаль һәм инструменталь жанрлар, татар халык җырлары, балалар үзләре иҗат иткән әсәрләр һәм башкалар. Гаризалар 30 апрельга кадәр кабул ителде. Сәнгать советы белән берлектә кабул итеп алынган 120 музыкаль әсәр арасыннан 70кә якынын музыкаль студияләргә яздырырга дип сайлап алдык», – диде ул.

Проектның катнашучылары һәм танылган композиторлар, җырчылар белән берлектә 31 майда Композиторлар берлеге залында концерт оештырылачак.

  • «САФ музыка» проектын оештыручылар – Татар телен саклау һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «САФ» татарча балалар интернет-радиосы.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ