Логотип Магариф уку
Цитата:

Конкурстан – конференциягә

«Мәгариф» журналы 110 еллык юбилее алдыннан үз тарихында беренче тапкыр буларак Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Татарстанның иң яхшы тарих укытучысы» конкурсы игълан иткән иде. Әл...

«Мәгариф» журналы 110 еллык юбилее алдыннан үз тарихында беренче тапкыр буларак Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Татарстанның иң яхшы тарих укытучысы» конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурсның йомгаклау тантанасына ялгап, «Хәзерге вазгыять шартларында мәктәпләрдә Татарстан тарихын укыту проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага республика фәнни-гамәли конференция үткәрергә ниятләдек.

Тарих институты җитәкчелеге дә, журналыбызның иң актив авторлары булган тарих укытучылары да безнең тәкъдимне хуплап каршы алды. Бигрәк тә Мамадыш, Буа, Арча районнары, Казан шәһәре укытучылары, тема сайлап, конференциядә чыгыш ясар өчен докладларын әзерләүдә активлык күрсәтте.

Экспертлар комиссиясе, алар арасыннан иң яхшыларын конференциянең секция утырышында сөйләр өчен сайлап та алды. Менә алар:
ХӘЙРУЛЛИН Ринат Миңлегаян улы, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Тарих дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру».   
СӨЛӘЙМАНОВ Рамил Хафиз улы, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Цифрлаштыру һәм ФДББС шартларында гомуми белем бирү мәктәпләрендә милли төбәк, Татарстан тарихын укыту проблемалары».   
ХӘМЗИНА Гөлназ Хавил кызы, Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Школьный музей «Молодая гвардия» – центр нравственно-патриотического воспитания подрастающего поколения».   
ГАЛИМОВ Илнур Вәлит улы, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Яшь буынны гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә мәктәп музееның роле».  
АЗИЗОВА Резеда Равил кызы, Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең тарих укытучысы – «Патриотическое и краеведческое воспитание школьников на уроках истории и внеурочное время».    
РӘХМӘТУЛЛИНА Раилә Абдулбасыйр кызы, Казандагы К.Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәп укытучысы – «Каюм Насыйри – тарихчы».
КОНСТАНТИНОВА Лидия Семен кызы, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү факторы буларак туган төбәк тарихын өйрәнү».     
ХӨСНЕТДИНОВА Гөлнур Гомәр кызы, Казандагы 171 нче урта мәктәпнең тарих укытучысы – «Шәһәр мәктәбе шартларында тарих дәресләрендә милли-төбәк компонентын тормышка ашыру юллары».  
СӘЙФУЛЛИНА Чулпан Рашат кызы, Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруда туган төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмияте».   
ХӘЙРУЛЛИНА Альбина Рәшит кызы, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Наш земляк Назим Ханзафаров – один из авторов герба Республики Татарстан».  
ГАРИФУЛЛИН Рамил Харис улы, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Проектная технология на уроках истории как способ формирования самостоятельной личности»
СӘЛӘХЕТДИНОВА Гөлзия Абдулла кызы, Мамадыш районы Көмеш Күл төп мәктәбенең тарих укытучысы – «Укучыларны музей эшчәнлегенә җәлеп итүдә җанландырылган экспонатлар».  
ЗАҺИДУЛЛИНА Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызы, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә туган төбәк компонентын куллану».  
ФАЗУЛЛИНА Лилия Ринат кызы, Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Сәләтле балалар  белән эшләүдә  тарих укытучысының роле».   
НАСЫЙБУЛЛИН Фоат Галимулла улы, Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбе укытучысы – «Каһарман авылдашларыбызның сугышчан эзләрен барлыйбыз».   

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында әлеге докладчы укытучыларыбыз катнашында узган конференция институтның өлкән фәнни хезмәткәре Бәхтияр Искәндәр улы Измайловның әлеге гыйлем учагы бинасы буйлап уздырган экскурсиясе белән башланып китте. Конференциянең пленар өлешендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары,  педагогика фәннәре кандидаты Марат Миңгали улы Гыйбатдинов «Хәзерге шартларда мәктәпләрдә  этнорегиональ уку мататериалын файдалану юллары», «Мәгариф» журналының баш мөхәррире-«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры урынбасары, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Нурислам кызыТаишева «Мәгариф» журналы битләрендә Татарстан тарихы сәхифәләре», Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Шәриф улы Хуҗин «Укучыларга татар халкының урта гасыр чорына кагылышлы тарихы турында  белем бирү юллары», Казан федераль университетындагы Халыкара багланышлар институтының кафедра мөдире, тарих фәннәре докторы Раил Равил улы Фәхретдинов «Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү нигә кирәк?», «Адымнар-Түбән Кама» күппрофильле мәгариф комплексы директоры, тарих фәннәре кандидаты Артур Кәрим улы Галиәхмәтов «1917 – 1918 елларда Идел буенда милли хәрәкәтнең чит ил тархчылары хезмәтләрендә яктыртылышы», Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иң яңа тарих бүлеге фәнни хезмәткәре Эльмира Кадыйм кызы Сәлахова «Тарихи чыганак буларак авылларыбыз тарихы» дигән темаларга чыгышлары тыңланды, аларда тарих укытучылары өчен шактый кызыклы фикер-тәкъдимнәр яңгырады.

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ