Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзен бакчаны нәрсә белән тукландырырга?

Агачлар һәм куаклар яхшы кышласын өчен, аларны тукландырырга кирәк. Ә һәрбер үсемлекнең үз таләбе булганлыктан, һәммәсенә аерым меню төзергә кирәк.Алмагач һәм грушаАларны уңышны җыеп алганнан соң ук т...

Агачлар һәм куаклар яхшы кышласын өчен, аларны тукландырырга кирәк. Ә һәрбер үсемлекнең үз таләбе булганлыктан, һәммәсенә аерым меню төзергә кирәк.


Алмагач һәм груша
Аларны уңышны җыеп алганнан соң ук тукландырырга кирәк: 1,5 стакан суперфосфат һәм 1 стакан калий сульфаты.


Чия
Бу агачларны сентябрьдә ашлау яхшы: 1 стакан суперфосфат һәм 3 аш кашыгы калий сульфаты.


Карлыган
Әлеге куак башка җимеш агачларыннан шактый кечкенә, ә ашарга ярата! Беренче тапкыр аны сентябрь ахырында - октябрь башында тукландырырга кирәк: 0,5 стакан суперфосфат һәм 2/3 стакан калий сульфаты.
Икенче тапкыр октябрь ахырында ашлау мәслихәт: 0,5 чиләк черегән тирес.


Крыжовник
Шулай ук, ашарга ярата. Аны беренче тапкыр сентябрь ахыры-октябрь башында ашлыйлар: 0,5 аш кашыгы икеләтә суперфосфат һәм 4 аш кашыгы калий сульфаты.
Соңгы тапкыр октябрь ахырында ашлагыз: 0,5 чиләк черегән тирес.


Кура җиләге
Ә менә аның ашлауга әллә ни исе китми. Аны октябрь ахырында бер тапкыр ашлау да җитә: 1 квадрат метрга 3 кг черегән тирес.


Сырганак (облепиха)
Аны җәе буена бер тапкыр азот белән ашлау да җитә. Ә белгечләр аны тагын ике тапкыр көзен дә тукландырырга куша: уңышын җыеп алганнан соң 0,5 стакан суперфосфат белән "сыйларга" кирәк.


Чикләвек куага
Киләсе елга чикләвекнең мул уңышын җыеп алу өчен, октябрь уртасында куак төбенә 1 чиләк черегән тирес салырга кирәк.


Кытай лимоннигы
Аны сентябрь ахырында ашлыйлар. Бер үсемлеккә 1,5әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты.


ИГЪТИБАР! Барлык ашламаларны да бер төрле кулланалар: бертигез итеп кәүсә тирәсендәге җиргә җәяләр һәм су сибәләр. Дозалар бер үсемлеккә күрсәтелгән.


Чыганак: Яшел үзән газетасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ