Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзге каникуллар вакытында — олимпиадага

Укучылар өчен иң көтелә торган мизгел инде килеп тә җитте. Мавыктыргыч көзге каникулларда балаларны куп кырлы мавыктыргыч чаралар көтә. 1нче ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан мәктәп укучыларына «Яш...

Укучылар өчен иң көтелә торган мизгел инде килеп тә җитте. Мавыктыргыч көзге каникулларда балаларны куп кырлы мавыктыргыч чаралар көтә. 1нче ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстан мәктәп укучыларына «Яшь турист» профиль сменасы оештыралачак.
Аның  эшендә Татарстан Республикасының 45 белем бирү оешмаларыннан 200 бала катнашачак.
Смена кысаларында катнашучылар 2019/2020 уку елына эш планын раслаячаклар, мастер-классларда, төрле күмәк иҗади проектларда һәм уен программаларында катнашырга мөмкин булачак.
Көз көннәрендә республика буенча 145 мәктәп лагере эшләячәк. Алар үз эченә барлыгы 6090 баланы колачлап ала. Программада кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар һәм экскурсияләр кертә: спорт һәм Халык Бердәмлеге көненә багышланган иҗади конкурслар, театрга һәм республика музейларына экскурсияләр оештырыла.
«Дуслык» Сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексы кысаларында билгеле бер фән олоимпиадаларына әзерлек алып барыла. Анда балаларның белемләре дә арта, хәтта төрле-төрле иҗади мастер-классларны да барып күрә алачаклар. 28 окт. - 3 нояб. –  8-11 сыйныфлар өченфизик тәрбиягә багышланган уку-укыту күнекмәләр җыеннары;
28 окт. - 3 нояб. – хокук белгечлеге буенча 8-11 сыйныфлар өчен республика уку-укыту күнекмәләр җыеннары;
28 окт. - 1 нояб. – инглиз теле буенча 4-7 сыйныфлар өчен республика уку-укыту күнекмәләр җыеннары; 28 окт. - 1 нояб. – немец, француз һәм кытай телләре буенча 4-6 сыйныфлар өчен Республика уку-укыту күнекмәләр җыеннары;
1-3 ноябрь – I Республика тарихи ярышы “Тарих чакыруы” (“Вызов истории”);
2 ноябрь — инглиз теленнән 2-6 сыйныфлар өчен “Инглиз телен өйрәнәм” (“Учу английский” (Speak English) республика олимпиадасы;
2 ноябрь — татар теленнән 2-6 сыйныфлар өчен “Татарча өйрәнәм” (“Учу татарский”) республика олимпиадасы:
5-11 ноябрь — яшь математиклар Бөтенроссия ярышы узып китәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ