Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада ике кешенең берсе кул эше тота

 ТР Мәдәният министрлыгының еллык коллегия утырышына килүчеләр эшне күргәзмәләр белән танышудан башлады. Казан халык һөнәрләре техникумы, әйтик, «Казан җөен» бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Тамаш...

 
ТР Мәдәният министрлыгының еллык коллегия утырышына килүчеләр эшне күргәзмәләр белән танышудан башлады. Казан халык һөнәрләре техникумы, әйтик, «Казан җөен» бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Тамашачы бу җөйнең ничек «борынлап» килүен дә күзәтеп торды. Баксаң, Рәмзия Галимҗанова бу эшкә үзе дә,  лаеклы ялга чыгып, инде алтынчы дистәсен түгәрәкләгәч кенә тотынган һәм Кукмарадан килеп, техникумга укырга кергән икән.

– Гомер буе исәп-хисап эшендә булдым һәм гомер буе чигүле читекләргә сокландым, шуны үз кулларым белән эшләргә өйрәнәсем килде,– ди ул.
Кукмарада болай да ике кешенең берсе кул эше тота бит инде дим аңа. Ул чыннан да шулай, Рәмзия ханымның әти-әнисе дә искәрмә түгел. Берсе шәл бәйләүне, икенчесе бүрек тегүне гомерлек һөнәрләре иткән булган алар да.
Расиха Фаизова
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ