Логотип Магариф уку
Цитата:

Курчак киендерү, курчак уйнау гына түгел

Иманым камил, һәрбер өйдә нинди дә булса курчак бар. Аларның кайсысы чормада, кайсысы чоландагы тартмада ятарга да мөмкин әле. Әйдәгез, әлегәчә чүплеккә ташларга кул бармаган шул балачак ядкярләрен ка...

Иманым камил, һәрбер өйдә нинди дә булса курчак бар. Аларның кайсысы чормада, кайсысы чоландагы тартмада ятарга да мөмкин әле. Әйдәгез, әлегәчә чүплеккә ташларга кул бармаган шул балачак ядкярләрен караңгы почмактан чыгарып, икенче тормыш бүләк итик әле үзләренә. Бу мәсьәләдә безгә педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының инновацияләр һәм халык сәнгате традицияләре факультетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы мөдире, Россия Рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы Мәдинә Мөхәммәт кызы Мәхмүтова ярдәм итәчәк.

Шундый җитди кеше дә курчак уйнар икән, дип гаҗәпләнәсезме? Әле ничек кенә! Аның милли киемнәрне миниатюрада курчаклар өчен эшләп, халыкка кайтару нияте белән башланган эше автор курчаклары җитештерүгә үк барып җитте. Үзенең курчаклары белән халыкара күргәзмәләрдә, фестивальләрдә катнашып, безнең милли киемнәребезне Франция, Польша, Бөекбритания, Хельсинки, Стокгольм, Таллинга кадәр алып барып күрсәтеп, һәрберсендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган оста Мәдинә ханым. «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» республика бәйгесендә дә халык сәнәгате эшләнмәләре номинациясендә күп тапкырлар «Сыйфат лидеры» билгесенә ия булды аның эшләре. «ТРның 50 инновацион идеясе» бәйгесе дә («Белем бирүдә инновацияләр» номинациясе) җиңү китерә аңа.
Мәдинә Мәхмүтованың әлеге хоббиен сәнгать белгече, социология фәннәре кандидаты Михаил Яо «каһарманлык, традицияләрне генә түгел, ә милли мәдәниятебезнең тамырларын торгызу» дип бәяләгән иде. Инде аннан соң да нинди генә тупланмаларын булдырмады оста. Идел буе халыклары да (татар, рус, мари, чуваш, мордва, удмурд), татарның этнотерриториаль төркемнәре дә (Казан, Себер, Касыйм, Әстерхан, Кырым татарлары) аның игътибарыннан читтә калмады. Курчакларының Казан ханлыгы чорына караган костюмлылары да, Россия халыкларының милли киемнәрен күрсәтүче тупланмалары да шактый үзенчәлекле килеп чыкты. Соңгы вакытта дәвер чыңы калкан-сөңгеләрендә эленеп калган борынгы яугирләр темасы бөтереп алган останы. Дөрес, курчакларының костюмнары стильләшкән, ефәк, парча, шифон кебек материаллар гына түгел, сәйлән, страза, пайетка кебек аксессуарларны да мулдан күрергә була аларда. Әмма шул ук вакытта, әйтик, Идел буе халыклары тупланмасында бары тик кулдан тукылган табигый тукымаларга гына өстенлек бирүен дә күзәтәбез. Милли асылыбызга, табигыйлеккә тартылу галәмәте үзенекен иткән бу очракта. Галимәнең милли киемнәрне  өйрәнүдәге табышларын нәкъ менә шул автор тупланмаларында бөтен җетелеге белән күзәтәбез дә инде.
 ТАЛИР ТӘҢКӘ ЧЫҢЫ
Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан, диләр. Әйдәгез, без дә курчак остасы Мәдинә Мәхмүтова мәктәбе укучылары булыйк та тәвәккәлләп эшкә тотыныйк. Осталык дәресендә Казан татарлары (шәһәр хатын-кызлары) киемнәренең бөтен үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен саклаган хәлдә, курчак киендерербез. Курчакларда милли киемне бербөтен иткән хәситә, чулпы, яка чылбыры, алка кебек бизәнү әйберләренә дә басым ясарбыз. «Талир тәңкәләрең чыңлаганда, кем исеменә җырлар җырладың?» дип җырларга кереп калган шул инде алар. «Татар хатын-кызларын күрүдән элек ишетәсең» дию дә шул чулпы чыңнары хакында. Шул бизәнү әйберләренә карап, аның гаиләсенең матди хәлен, җәмгыятьтә тоткан урынын да билгеләргә мөмкин булган. Без дә боларның барысын да истә тотачакбыз.
Курчагыбызның кием комплекты күлмәк, озын җилән, чалбар, читек, калфак, хәситә, яка чылбыры һәм чулпылардан торачак.

 
ЭШ ӨЧЕН НӘРСӘ КИРӘК:
– курчак;
– атлас яки ефәк һәм бәрхет тукыма кисәкләре;
– киемне бизәр өчен гипёр һәм атлас
тасмалар;
– энә, җеп, кайчы, пистолетлы җилем;
– чәч ясар өчен кара йон җеп яки ясалма чәч;
– декор өчен страза, пайетка;
– читек өчен күн кисәге.

 Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ