Мәгариф фидакяре Васил Гайфуллинга 85 яшь!

Бүген күренекле педагог, озак еллар республикабыз мәгариф системасында хезмәт куйган, байтак еллар Татарстан мәгариф министры булып эшләгән Васил ага Гайфуллинга 85 яшь тула. Бу уңайдан без аның укучылары, дуслары белән элемтәгә кердек.

Рамил Минһаҗев, педагогика фәннәре докторы, КФУдагы педагогика һәм психология институтының гомум физика кафедрасы профессоры:

  • Васил ага остазым булу өстенә якташым да әле. Ул мине Казанга килеп, физфак факультетына укырга кергән көннән бирле җитәкләп диярлек укытты, аспирантурада белем алганда, вузда эшли башлагач, кандидатлык, докторлык диссертациясе язганда да, күз уңыннан ычкындырмыйча, гел ярдәм итеп торды. Мин аңа гомерем буе бурычлы дигән гыйбарә кайчагында бик төче тоела. Дөрестән дә, шушылай якын иткәне, шәкерте санаганы өчен мин аңа гомерем буе рәхмәт укып яшим. Мөгаен, аны Казанда миннән дә яхшырак белүче юктыр. Миңа байтак еллар аның кул астында эшләргә дә туры килде. Ул Татар дәүләт гуманитар университетында ректор булып эшләгәндә, мин проректор булдым, физика факультетында ул физика кафедрасы мөдире булганда, мин аның кул астында эшләдем; ул пенсиягә чыккач, мин кафедра мөдире, ул мөгаллим булып хезмәт куйды.

Пединститутның төп бинасы Колхоз базары каршындагы Межлаук урамында иде. Хәзер анда КФУның педагогика һәм психология институты урнашкан. Кичә шунда Васил аганың олы юбилее уңаеннан тантаналы чара уздырылды. Институт директоры Айдар Кәлимуллин җитәкчелегендә КФУ галимнәре, элеккеге хезмәттәшләре остазыбызны матур юбилее белән котладык. Гомер буе педагоглар, укытучылар әзерләгән, мәгариф системасын оештыруга зур өлеш керткән шәхес ул Васил Гайфуллин. Хәләл җефете Тихния ханым белән алар Айрат һәм Лилия исемле бик тырыш, булдыклы ике бала үстерде. Лилия – медицина фәннәре кандидаты, Айрат –  юридик фәннәр кандидаты. Алар икесе дә фәнгә, халык хуҗалыгына хезмәт итә.

Разил Вәлиев, шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:

  • Васил ага Гайфуллин бу көннәрдә матур юбилеен – 85 яшьлеген билгеләп үтә. Аның белән танышуыма ярты гасырдан артык икән. Мин Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда, Казанга каникулга кайткач, “Казан” кунакханәсенә урнаштым. Шунда дусларымны бүлмәмә чакырып фикер алышырга булдык. Шунысы кызык: Васил ага белән без бер бүлмәдә яшәдек. Ул вакытта яныма Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев һәм башка дусларым килгән иде. Без анда шундый матур кичә үткәрдек. Әле бит Васил аганы беренче генә күрәм дигәндәй. Ул көнне Васил ага кичәбезнең төп героена, катнашучысына әйләнде дә куйды. Ни өченме? Чөнки ул искиткеч зур мәгълүматлы, мәктәп, мәгариф, илдәге хәлләр турында ул шулкадәр күп белә, шулкадәр тәфсилле, тәэсирле итеп сөйли. Без аны сокланып, гаҗәпләнеп тыңлап тордык. Шуннан соң бик күп еллар узды. Казанга кайтып эшли башладым. Шул вакыттан бирле без аның белән аерылмадык дип әйтергә мөмкин. Көн саен күрешмәсәк тә, төрле конференция, семинарларда еш очраштык. Минем өчен ул – зур галим, педагог та, укытучы, мәгариф идарәсе җитәкчесе дә. Әмма аның халкыбыз тарихында онытылмаслык булып уелып калган еллары – мәгариф министры булып эшләгән дәвере. Ул елларда безнең мәгариф системабыз чын мәгънәсендә милли мәгарифне үстерүне игътибар үзәгенә куйган иде. Дөрес, ул вакытта сәяси вазгыять тә башка иде. Милли мәктәпләрдә татар телен, әдәбиятын, татар тарихын укыту, милли тәрбия мәсьәләләре беренче планга күчте. Ул эшләгән вакытта Татар  дәүләт гуманитар институты барлыкка килде. Ул чын мәгънәсендә булачак милли университетыбызның нигезе иде. Анда барып берничә мәртәбә чыгыш ясаганым да булды. Андагы милли рухны күреп, мин шундый сөенгән, чын милли мәгарифебез, милли югары мәктәбебез барлыкка килер дип уйлаган идем. Бер бөек кеше, милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге томанлы, дип юкка гына әйтмәгән. Чыннан да, милли мәгарифебез булмый икән, туган телебез, әдәбиятыбыз, милли сәнгатебез дә булмаячак. Васил ага бу проблеманы төптән аңлап һәм хәл итү юлларын ачыклап, фидакяр  хезмәткә тотынды. Билгеле, ул үзе генә эшләмәде, үз тирәсендә көчле команда туплады. Республикабыз җитәкчеләрен дә шушы кыйбласына юнәлтә алды. Бу яктан караганда, ул галим, оештыручы гына түгел, нык әзерлекле сәясәтче дә иде. Мин  бүген дә аңа сокланып карап торам. Ул бүген дә зирәк акыллы, хәтере менә дигән. Бүген дә милләтебез, мәгарифебез өчен борчылып яши. Әле ул беркөнне генә, без пединститутны бетереп, федераль университетка кушып ялгышканбыз икән, дип чыгыш ясады. Чыннан да, бик дөрес фикер. Бәлкем киләчәктә пединститут кабат мөстәкыйль уку йорты булып эшли башлар. Киләчәктә дә милләтебезне кайгыртып, бергә-бергә яшәргә язсын иде.

Альберт Борханов, Бөтендөнья Татар конгрессының бүлек башлыгы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе:

  • Бүген хөрмәтле Васил аганың олы юбилее. Безнең танышлыгыбыз 1995 елны, ул министр булып эшләгән чагында ук башланды. Ул мин оештырган конференцияләрдә даими катнашып, килә алмаган сурәттә чыгышларын җибәреп торды, мин аларны җыентыкларда бастырып бардым. 2001–2005 елларда мин Татар дәүләт гуманитар институтында фән буенча проректор булып эшләдем, Васил ага анда ректор иде (кызганыч, хәзер ул институтыбыз юк). Эшебез яхшы гына барды. Ел саен зур конференцияләр уздырдык, “Гыйльми язмалар. Ученые записи” дигән журнал чыгардык. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетын оештыруда матур гына катнаштык. Васил ага белән бергә эшләгәндә, ул минем экспедицияләргә килеп, ни белән шөгыльләнгәнебезне карап китә иде. Кайбыч, Яшел Үзән, Мөслим районнарына килгәнен әле дә хәтерлим. Форсаттан файдаланып, аңа зур сәламәтлек телим.
Язманы Рәшит Минһаҗ оештырды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.