Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналистлары мәгърифәтле Мамадыш төбәгендә сәфәрдә

Мәгърифәтле һәм мәдәниятле төбәк ул Мамадыш! Республикабызның иң зур районы санала ул. Тарихи документлардан күренгәнчә, Мамадыш урынындагы авыл 1391 елга карый. Шәһәр статусын Мамадышка 1781 елны Әби...

Мәгърифәтле һәм мәдәниятле төбәк ул Мамадыш! Республикабызның иң зур районы санала ул. Тарихи документлардан күренгәнчә, Мамадыш урынындагы авыл 1391 елга карый. Шәһәр статусын Мамадышка 1781 елны Әби патша биргән. Гербында яшел тирәлеккә урнаштырылган алтын көлтә, ике көмеш урак аның электән үк мул тормышлы, бай төбәк булуын күрсәтә. Тагын шунысы да кызык: Мамадыш җирлегендәге Кирмәнчек шәһәрлегенең Киев Русе белән дә сәүдә иткәнлеге тарихи елъязмаларда да сакланып калган. Табигатенең, җир-суының искитмәле булуы белән генә түгел, алтын куллы кешеләренең, һәр өлкәдә талантлы шәхесләренең күплеге белән дә аерылып тора ул Мамадыш! Мисаллармы?! Әйтик, галимнәрдән Хуҗа Бәдигый, Камил Вәлиев, Раиф Васыйлов, язучылардан Шәйхи Маннур, Зиннур Мансуров, Ринат Мөхәммәдиев, Рәис Даутов, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов, композиторлардан Заһдулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар, Вячеслав Казенин, артистлардан Хәлил Мәхмүтов, Шәмси Закир, җырчылардан Мәрьям Рахманкулова, Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, рәссамнәрдән Нәҗип Нәккаш, Фоат Гарифуллиннар – бөтен татар халкының олы мактанычы һәм горурлыгы. Шәхсән, үзем дә Мамадышта тумасам да, яшьлегемнең җиде елы Мамадыш төбәгендә үткәнлектән, күңелемә аеруча якын як ул. Мамадыш төбәгенә юлым төшкән саен күңелемдә хатирәләр яңара, таныш-белешләр белән дулкынландыргыч очрашу мизгелләре көтә...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын пропагандалау максатыннан оештырылган сәфәребез дә искәрмә булмады. Мамадыштагы 4 нче урта мәктәптә үз коллективларында безнең журналларга яздыру кампаниясенең бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән мәктәп китапханәчеләре белән очраштык. Казан кунаклары чыгышын тыңлап, рухи азык алырга килүчеләр арасында укытучылар, мәктәп директорлары да бар иде. Һәр сүзебезне йотылып тыңлады алар. Журналларыбызны үз иткәннәрен, яратып укыганнарын елмаюлы күз карашларыннан ук тоеп, сизеп тордык. 110 еллык тарихы булган «Мәгариф», тиздән үзенең ун еллыгын билгеләп үтәчәк «Гаилә һәм мәктәп» журналларының тарихын, эшчәнлеген яктырткан презентациябез дә залдагыларда зур кызыксыну уятты.

Үзебезгә ияртеп килгән журналыбызның иң актив авторларының берсе – тарихчы галим Фаяз ага Шәриповның үтемле чыгышын да ихластан йотылып тыңлады, күпсанлы сораулар яудырды алар.

Район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Мөхәммәтҗан кызы Сафина, Дүсмәт урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Гыйльфан кызы Ибраһимова, Көмеш Күл төп мәктәбе директоры Дания Таһир кызы Кашапова һәм башкалар татар телендә нәшер ителүче педагогик басмаларны озак еллар буе яздырып, укып килүләрен, укыту-тәрбия эшен оештырганда аларда басылган методик язмаларга еш мөрәҗәгать итүләрен әйтеп куандырдылар үзебезне. Эшебездә иҗади уңышлар теләделәр, файдалы тәкъдим-фикерләрен дә җиткерделәр, киләчәктә дә «Мәгариф»ле, «Гаилә һәм мәктәп»ле булып калачакларына ышандырдылар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ