Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы авторы – академик

Мөхтәрәм галим, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла  улы Хөсәеновның педагогик-фәнни хезмәтләрен санап китсәк, аны үткән гасырдан ук башлап китү кирәк булыр. Ул  география укытучылары...

Мөхтәрәм галим, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла  улы Хөсәеновның педагогик-фәнни хезмәтләрен санап китсәк, аны үткән гасырдан ук башлап китү кирәк булыр. Ул  география укытучылары өчен язылган, татар милли мәктәпләре  укучыларына адресланган уку ярдәмлеге китабы – «Кы­зыклы география» (1982)  белән башланып китәр. Шуннан соңгы зур хезмәтләре:  «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек» (2003), югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган «Краеведение» (2011), «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» (2008),   татар  һәм рус телләрендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен 2 сыйныфка «Әйләнә-тирә дөнья» (Окружающий     мир) дәреслекләре (2013), татар  һәм рус телләрендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен  3 сыйныфка «Әйләнә-тирә дөнья» (Окружающий мир) дәреслекләре (2014),  Җ.А. Хөсәенов, Р.М.Вафина белән берлектә язылган, укытучыллар өчен  «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслегенә методик ярдәмлек (2014),  6 – 8 нче сыйныф укучылары өчен татар телендә  «Кы­зыклы география» (2015),  А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов  авторлыгында язылган, башлангыч сыйныфлар өчен,  татар телендә 2 сыйныфка уку әсбабы –  «Әйләнә-тирә дөнья» (2017), дүрт мең география терминын һәм төшенчәсен  эченә алган «Русча-татарча география сүзлеге» (2017), А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, Җ.А. Хөсәенов  авторлыгында язылган, башлангыч сыйныфлар өчен,  татар телендә 3 сыйныфка уку әсбабы –  “Әйләнә-тирә дөнья” (2018), А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, Җ.А. Хөсәенов  авторлыгында язылган, башлангыч сыйныфлар өчен,  татар телендә 1 – 4 сыйныфларга уку әсбаблары –  «Әйләнә-тирә дөнья» (2020)   санап китеп була. Яңа, 2021/2022 уку елына,   дәреслекләр  сыйфатында аларның  электрон вариантлары да әзерләнелә.

 Җ.А. Хөсәеновның   биш төрдәге монография һәм югару уку йортлары өчен дәреслекләре  Германия Федератив Республикасының  Саарбрюккен шәһәрендәге  Palmarium academic publishing  нәшриятында басылып чыкты. 
Ел саен аның җитәкчелегендә дөньякүләм һәм Бөтенроосия күләмендә география һәм экология фәннәрен эченә алган  конференцияләр уза (2015 – 2021). Ул  татар телендә балаларга белем һәм тәрбия  бирәчәк,  башлангыч сыйныф һәм география мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләрен фән серләренә өйрәтүче олы мөгаллим һәм  тәрбияче.


Педагогика фәннәре докторы, КФУ  профессоры Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнде: алтын һәм көмеш  медальләргә лаек булды. Ул озак еллар дәверендә  Россия табигать фәннәре академиясе белән хезмәттәшлек итте һәм анда озак елар дәверендә  мөхбир әгъзасы булып торды.  Бүген исә Җәүдәт Абдулла улы  Хөсәеновнең хезмәтләре  педагогика һәм табигать белеме фәннәрен   тагын да  үстерүгә  зур өлеш кертүен исәпкә алып,  фәнни-педагогик  хезмәтләренең  кыйммәтләрен бәяләп,   аны  тагын да югарырак  фәнни дәрәҗәгә күтәрделәр. Аңа   Россия табигать фәннәре академиясенең   хакыйкый  академигы дигән гыйльми   дәрәҗә бирелде.  Фәнни эшчәнлегенә бирелгән мондый дәрәҗәле бәягә ия булуы белән «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә фәнни эзләнү-табышлары белән милли мәгарифебез өлкәсендә армый-талмый эшләвен, күп тапкырлар куандырып яшәвен теләп калабыз.
 
Таһир САБИРҖАНОВ  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ