Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының январь  санына күзәтү

«Мәгариф» журналының 2022 елда чыккан беренче саны Түбән Кама каласындагы моннан чирек гасыр элек нигез салынган 31 нче урта мәктәп укытучылары эшчәнлегенә багышланган язмалар белән ачылып китә. ...

«Мәгариф» журналының 2022 елда чыккан беренче саны Түбән Кама каласындагы моннан чирек гасыр элек нигез салынган 31 нче урта мәктәп укытучылары эшчәнлегенә багышланган язмалар белән ачылып китә.


     Бу белем үзәген оештырган,  мәктәп төзелеше эшендә катнашкан Рәшит Галиәхмәтов  һәм аның урынбасары Эльза Бәдгыева биредә алып барыла торган укыту-тәрбия эшләренә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты. Әлеге белем үзәге гадәти  урта мәктәп саналса да, анда укып чыкканнар арасында Дамир Шәрипҗанов, Михаил Сергачёв кебек танылган хоккейчылар, карате, бокс, чаңгыда, машинада  узышу, суда йөзү  һәм янгын сүндерү  буенча уңышка ирешкән спорт осталары бар. Боларның нигезендә гаилә һәм мәктәп тәрбиясе, төпле белем, ягъни  укытучы-остазларның күпьеллык  нәтиҗәле хезмәте ята.

     31 нче мәктәпнең бер төркем укытучылары, шулай ук, үзләре укыткан – география, музыка, технология,  математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, рус, инглиз һәм татар теле дәресләрен коллегалары хозурына тәкъдим иттеләр. Аларның һәр дәресе башкалар өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дигән өметтә калабыз. Бу урында: «Мәгариф» журналы һәр мәктәп һәм аерым укытучыларның һөнәри тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора, журналга ел дәвамында язылырга һәм үзегезгә кирәкле  яңалыкларны табарга мөмкин, дип әйтәсе килә.

     Алексеевск районы, Биләр  мәктәбеннән Алсу Абрарованың «Татар теле дәресләрендә – шахмат», Казаннан Нәзифә Рәшитованың «Ата-ана кадере» дәрес эшкәртмәләре исә татар һәм рус төркемнәрендә укучылар белән эшләүче мөгаллимнәр игътибарын җәлеп итми калмас. Бу чыгарылышта  география,  физика, информатика фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнары белән бәйле мәкаләләргә зур урын бирелгән. «Мәгариф җавап таба» баш астында укучыларыбыз сорауларына Татарстан  мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җавап бирә. Анда мәгариф системасындагы үзгәрешләр, укыту-тәрбия, балаларның иминлеге, укытучыларның хезмәтенә түләү һәм башка күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин. 

       Рәсем сәнгате, музейлар эшчәнлеге балаларны да, өлкәннәрне дә кызыксындыра. Бу хактагы язмаларны алар көтеп алалар. Шуңа  да журналда һәр сан саен музейлар турында материаллар урын алачак. Елның беренче язмасы Алабугадагы Иван Шишкинның музей-йортыннан бирелүе очраклы түгел, 25 гыйнварда танылган   рәссамга 190 ел тула.  Бу көнне музей заллары бирегә килүчеләрнең шат авазына күмелер, дип ышанып калабыз.  Музейларга багышланган чираттагы язмабыз каһарман-шагыйрь Муса  Җәлил тәүге аваз салган музей-йорттан булачак.

Журналның җыр-моң яратучыларга үз бүләге бар.  Узган ел талантлы яшь композитор Эльмир  Низамовның «Мәгариф» журналы өчен язган  җырлары белән таныштырып килсәк, быел исә танылган композитор Илһам Байтирәк әсәрләре укучыларыбыз күңелен тагы да  күтәреп җибәрер. Бу санда илһам остасы Илһамның «Кар бураны» дип аталган музыкаль әсәре урын алган. Гыйлем эстәп, җыр-моңга уралып, тормыш авырлыкларын, борчуларны онытып яшик әле, җәмәгать!!!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ