Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгарифебез әйдәманы Роберт Мияссәр улы Мансуровтан бәйрәм котлавы

Бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Роберт Мияссәр улы Мансуровны күреп, аның хакында ишетеп белмәүчеләр республикабызда юктыр, мөгаен. Мәгарифтә үз юлы, үз кыйбласы булган, һәр...

Бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Роберт Мияссәр улы Мансуровны күреп, аның хакында ишетеп белмәүчеләр республикабызда юктыр, мөгаен. Мәгарифтә үз юлы, үз кыйбласы булган, һәр кылган эш-гамәле белән олпат зат булуын дәлиилли алган МӨГАЛЛИМ ул!
Әйтергә генә ансат: 32 ел буена Кукмара районы мәгариф идарәсе дилбегәсен кулында нык тоткан могтәбәр мөгаллим, һәркем күңеленә юл таба белүче оста җитәкче, талантлы оештыручы ул! Пенсия яшенә җиткәч тә, кул кушырып утырырга җыенмады: инде менә Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәпне җитәкли башлавына да өченче ел китте. Кыска гына шулвакыт эчендә дә башкала мәктәбендә зур үзгәреш-яңалык кертергә өлгерде. Алар хакында журналыбызның узган елдагы ноябрь ае шактый тулы яктырткан иде инде. Мәгариф өлкәсендәге тынгысыз фидакяр хезмәте өчен аңа юкка гына Россиянең атказанган укытучысы  исеме бирелмәгән шул! Шуның өстенә Роберт әфәнде Мансуров – фән кешесе дә: педагика фәннәре кандидаты, Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы да әле.
Якынлашып килүче Халыкара укытучылар көне уңаеннан да Роберт Мияссәр улы Мансуровның коллегаларына әйтер изге теләкләре бар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ