Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп автобуслары тикшерү уза

Дүрт-биш чакрым ераклыктагы мәктәпкә  көн дә җәяү йөреп укып белем алган буын шул без. Шуңамы укуның кадерен дә хәзерге яшьләргә караганда күбрәк беләбез дәдер, күрәсең. Хәзер исә бер-ике километ...

Дүрт-биш чакрым ераклыктагы мәктәпкә  көн дә җәяү йөреп укып белем алган буын шул без. Шуңамы укуның кадерен дә хәзерге яшьләргә караганда күбрәк беләбез дәдер, күрәсең. Хәзер исә бер-ике километр арага баланы җәяү йөртеп кара?! Ай-һай кадерлибез дә, иркәлибез дә инде XXI гасыр нарасыйларын. Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә укырга автобусларда йөрт тә, ди инде. Ә менә өрлектәй 9 – 11 нче сыйныф егетләренең тулыр-тулмас ике-өч чакрым ара өчен маңгаена «Дети» дип язылган мәктәп автобусында йөрүен һич кенә аңлый алмыйм. Аннары аркылы ятканны буйга алып салуны да кирәксенмәгән хөрәсәннәр каян чыга дип аптырыйбыз. Ярый, монысы лирик чигенеш рәвешендә әйтергә теләгән фикерем генә иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендә укучылар мәнфәгатен кайгыртуның кадерен белсеннәр дә, исән-имин генә йөри күрсеннәр.
 
Республикабызда мәктәп автобуслары хезмәтеннән көн саен 22 мең укучы файдалана икән. Барысы 813 маршрутта 863 автобус йөри, ди. Шуларның унысы Алабуга районы мәктәпләре карамагында.
Гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү кысаларында шушы көннәрдә ЮХИДИның Алабуга районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм мәгариф бүлеге вәкиле мәктәп транспортының әзерлеген тикшерде. Тикшерү барышында мәктәп автобусларының техник торышы, руль һәм тормоз системаларының, тахографлар, ГЛОНАСС спутник системасы, куркынычсызлык каешлары, аптечкалар, ут сүндергечләрнең, хезмәт, запас һәм авария чыгу юлларының, тышкы ут приборларының төзеклеге, сигнал бирү кнопкаларының, шофёрга сигнал бирү төймәләренең, тавышлы элемтәнең торышы кат-кат күздән кичерелде, һәр мәктәп автобусына балаларны йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чарасы иминлеге паспорты төзелде. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде, аларның балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуын, шуңа күрә пассажирлар утыртканда һәм төшергәндә игътибарлы булуның, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. 
Тикшерү тәмамлангач, машина йөртүчеләргә яктылык кайтаручы жилетлар һәм телефонны тотып торучы җайланмалар тапшырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ