Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә гаилә дәресләре кертелерме

Дәүләт Думасында төзелгән махсус эшче төркем гаилә дәресләрен мәктәп программасына кертү белән шөгыльләнә башлады. Аерым дәрес кертү генә планлаштырылмый, гаилә тормышының әхлакый нигезләре башка гума...

Дәүләт Думасында төзелгән махсус эшче төркем гаилә дәресләрен мәктәп программасына кертү белән шөгыльләнә башлады. Аерым дәрес кертү генә планлаштырылмый, гаилә тормышының әхлакый нигезләре башка гуманитар фәннәрнең дә бер өлеше булырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Беренче булып мондый инициатива белән элеккеге балалар омбудсмены,  ә хәзер Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бу аерылышулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, аерылышуларның яртысы никахның беренче биш елында була. Кайбер төбәкләрдә гаилә дәресләре факультативлар буларак бар инде, дип билгеләп үтә Кузнецова. Аларда балаларга  гаилә кыйммәтләре турында сөйлиләр, гаиләдәге конфликтлы хәлләрне җиңәргә ярдәм итәләр, үзләрен һәм якыннарын яхшырак аңларга өйрәтәләр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ