Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә ремонтның иң кызган чагы

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төзү-төзекләндерү эшләренең торышы белән республика җитәкчелеге даими кызыксынып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин&n...

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төзү-төзекләндерү эшләренең торышы белән республика җитәкчелеге даими кызыксынып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин  катнашында хөкүмәт йортында узган чираттагы киңәшмәдә сүз янә  шул хакта барды.
Быел бу максатларга 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның 51 проценты күләмендәгесе үзләштерелгән,  сезон ахырына кадәр 213 корылма файдалануга тапшырылырга тиеш. Шул исәптән  тугыз мәктәп-гимназия һәм 42 балалар бакчасы әзер инде. Коррекция мәктәпләренең  яртысында төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган.
Мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен махсус аш  бүлмәләре булдыру, жиһазлау бурычы да уңышлы үтәлеп килә. Әлеге программага кертелгән 198  белем йортының 176 сында эш уңышлы алып барыла. Бу хакта видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында республиканың төзелеш-архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары  Алексей Фролов  хәбәр итте.
                                                            Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ